Республикада рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татарстанда миллионга якын кеше диспансеризация һәм профилактик тикшеренү узган
Быелның 7 аенда Татарстанда 954 637 кеше профилактика чаралары һәм диспансеризация узган. Диспансеризация «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты кысаларында түләүсез уздырыла, дип хәбәр итә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы.
-
Казанда 10 августта бушлай татар теле курслары башлана
Казанлыларны бушлай татар теле курсларына чакыралар. Дәресләр 10 августта башлана һәм алты атна дәвам итәчәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Татарстанда 38,2 км озынлыкта сулыкларны чистарталар
Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Россия суы» федераль проекты кысаларында су объектларын сәламәтләндерүгә керештеләр.
-
Мәгариф министрлыгы мәктәпләргә яңа тәкъдимнәр җибәрде
1 сентябрь линейкалары ничек узачак?
-
1 августтан Татарстанда эшләүче пенсионерлар пенсияләренә өстәмә алачак
Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге гариза кабул имичә генә төбәктә эшләүче халыкның иминият пенсияләренә кабат исәпләү үткәрә . Түләүләрнең максималь артуы 3 пенсия коэффициентын тәшкил итәчәк, бу аена 470,28 сумга туры килә.
-
Авылда 30 ел стажы булган пенсионерлар 25 процент өстәмә алырга хокуклы
Авылда кимендә 30 ел эшләгән пенсионерлар пенсиянең фиксацияләнгән өлешенә 25 процент күләмендә өстәмә түләү алырга хокуклы. Бу хакта «РИА Новости»га Дәүләт Думасы депутаты Николай Новичков белдергән.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда бөртеклеләрне август ахырына кадәр җыеп бетерергә кушты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә урып-җыю кампаниясен уздыру буенча йөкләмәләр бирде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте.
-
2026 елда Татарстанда тагын өч «акыллы» спорт мәйданчыгы төзеләчәк
«Россия спорты» дәүләт программасының «Бизнес-спринт (Мин спортны сайлыйм)» федераль проекты кысаларында Татарстанда «акыллы» спорт мәйданчыклары төзү эше дәвам иттерелә. 2026 елда Казанда, Түбән Камада һәм Бөгелмәдә өч спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк.
-
Татарстанда агачка бәрелгән машинада 16-18 яшьлек җиде яшүсмер булган
Татарстанда агачка бәрелгән машинада 16-18 яшьлек җиде яшүсмер булган.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстан ветеринарын Бөтенроссия конкурсында җиңүе белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Тәтеш районыннан ветеринария фельдшеры Татьяна Спиринаны Бөтенроссия конкурсында җиңүе белән котлады. Котлауны ул МАКС каналында бастырды.
-
Югары уку йортларында бюджет ураннарына гаризалар кабул итү 25 июльдә төгәлләнә
Россия югары уку йортларында бакалавриат һәм специалитет программалары буенча бюджет урыннарына гаризалар кабул итү 25 июльдә тәмамланачак. РФ Фән һәм югары белем министрлыгында шулай дип белдерделәр.
-
Татарстанда «Герой-ана» исеменә ия хатын-кызлар бушлай җир биләмәсе алачак
Татарстанда «Герой-ана» исеменә лаек булган хатын-кызларга дәүләт яисә муниципаль милектәге җир биләмәсен бушлай бирәчәкләр. Бу хакта закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында каралды.
-
«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы җиңүчеләре билгеле
«Россиянең иң яхшы 100 товары» бөтенроссия конкурсының төбәк этабы сыйфатында уздырыла торган «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» XXIII еллык республика конкурсына йомгак ясалды.
-
1 августтан кемнәрнең пенсияләре артачагы турында сөйләделәр
Дәүләт Думасы депутаты Екатерина Стенякина 80 яшьлекләр, I төркем инвалидлар, эшләүче пенсионерлар һәм аерым категория хезмәткәрләре өчен түләүләрнең үзгәрешен аңлатты.
-
Татарстан белем бирү кластерлары булдыру буенча Россия төбәкләре арасында – алдынгы
2026 ел башына «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проектында Россиянең 79 төбәге катнашкан