Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнгать

Камал театрының яңа бинасы концепциясен эшләячәк финалистлар билгеле

Казанда Камал театры бинасының архитектура концепциясен эшләү буенча ачык халыкара бәйгенең жюри утырышы узды - Камал театрының яңа бинасы концепциясен эшләячәк 8 финалист билгеләнде.

«Жюри дөньяның 14 иленнән 26 консорциумнан һәм 13 шәхси конкурсанттан килгән гаризаларны карады. Экспертлар катнашучыларны берничә критерий буенча бәяләде: портфолиода тәкъдим ителгән проектларның релевантлыгы һәм тормышка ашырылу дәрәҗәсе, эссеның эчтәлеге һәм булачак театрның идеясе», — дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Оештыручылар Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның әлеге проектны гамәлгә ашыруга максималь җаваплы якын килү бурычы куюын билгеләп уза. «Төп архитектура концепциясе Казанның тарихи үзәген тотрыклы үстерү концепциясен исәпкә алырга тиеш. Яңа театр Кабан яры буе һәм Иске Татар бистәсе контекстына гармонияле кереп, хәзерге бина кебек уникаль истәлекле урынга әйләнергә тиеш», — дигән шәһәр мэры, жюри рәисе Илсур Метшин.

Нәтиҗәдә финалга 8 консорциум чыккан:

- Новиковлар архитектура практикасы (Казан) җитәкчелегендәге консорциум. Консорциум әгъзалары: Borgos Pieper (Барселона, Испания), Theatre Projects (Лондон, Бөекбритания). Аларның танылган проектлары: Түбән Кабан күле яры (Россия), Валенсиянең Үзәк паркы (Испания), Ослодагы Норвегия милли опера һәм балет театры (Норвегия).

- «Mrtropolis» (Мәскәү) җитәкчелегендәге консорциум. Консорциум әгъзасы: Coop Himmelb (l)au (Вена, Австрия). Аларның танылган проектлары: Севастопольдә опера һәм балет театры (Россия), Рус Кино үзәге (Көньяк Корея), Кемерово шәһәрендә музей-театр комплексы (Россия).

- «Рождественка» архитектура бюросы (Мәскәү) җитәкчелегендәге «Театр лабораториясе» консоциумы. Консорциум әгъзасы: BURO SMART (Санкт-Петербург/Мәскәү, Россия). Аларның танылган проектлары: «Алматаның 1000 еллыгы мәйданы» (Казахстан).

- «Мегабудка» архитектура бюросы (Мәскәү) җитәкчелегендәге консорциум. Консорциум әгъзалары: FORM архитектура бюросы (Мәскә), ZARF architects (Казан). Аларның танылган проектлары: «Кудыкина гора» табигать паркы кунакчыллык үзәге (Россия), «Гараж " заманча сәнгать музее бинасы (ОМА, Россия).

- «Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты» җитәкчелегендәге «Көнчыгыш җиле» консорциумы (Казан). Консорциум әгъзалары: DA! Architects (Шанхай, Кытай), Dialog urban planning (Казан). Аларның танылган проектлары: Кабан күле яр буен төзекләндерүнең II чираты (Россия).

"Татар-Информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X