Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Спорт

13 майда Яңа Чишмә балалары йөзү буенча ачык турнирда катнашканнар

Балык Бистәсе районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган йөзү буенча ачык турнир булып узган («ЭкоДом» генераль директоры Айнур Ринат улы Шамиев призларына).

Ачык турнирда Мөслим, Балык Бистәсе, Аксубай, Яңа Чишмә районнарыннан килгән 70 яшь спортчы катнашкан.

 

 Ярыш нәтиҗәләре буенча:

2007 елда туганнар арасында

I урында - Йосыпов Азим (100 метрны комплекслы йөзүдә), 100 метр араны брасс стиле белән йөзеп чыгуда да ул II урын алган;

II урында - Рәхимов Булат - (100 м комплекс).

 

2008 елда туганнар арасында

 III урында - Карцев Артем (100 м комплекс), 100 м / сп - III урын.

 

2009 елда туганнар арасында

I урында - Смурыгин Андрей (100 м комплекс), 100 м араны ирекле стиль белән йөзеп чыгуда да ул I урын алган;

II урында - Калмыков Николай (100 м араны ирекле стиль белән йөзеп чыгуда), 100 м комплекста да - II урын алган;

III урында - Сорокин Илья (100 м араны ирекле стиль белән йөзеп чыгуда).

 

2012 нче елда туганнар һәм кечерәк булганнар арасында

I урында - Финагентов Артур (100 м араны комплекслы йөзеп чыгуда), 100 м араны ирекле стиль белән йөзеп чыгуда - III урын;

4/50 эстафеталы йөзүдә (комплекслы) 2 кыз һәм 2 малай II урыннар яулаганнар. Балалар грамоталар, медальләр белән бүләкләнгән, шулай ук аларга акчалата бүләкләр дә тапшырылган:

1 урын алган өчен - 500 сум,

2 урынга - 400 сум,

3 урын алганнарга - спонсор хисабына 300 сум тапшырылган.

Балаларны һәм тренерны яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар һәм җиңүләр телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев