Барыгыз да – спартакиадага
17 мартта сәгать 9 да "Олимп" УСЗ да район хуҗалыклары, учреждениеләре һәм оешмалары командалары арасында спартакиада булачак. Аны яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге халык арасында спортны популярлаштыру максатыннан үткәрә. Спортчылар армрестлинг, гер спорты, аркан тартышу, урыннан озынлыкка сикерү, өстәл теннисы, шашка буенча ярышачаклар. Ярышларда хатын-кызлар да, ир-атлар да катнашачак...
17 мартта сәгать 9 да "Олимп" УСЗ да район хуҗалыклары, учреждениеләре һәм оешмалары командалары арасында спартакиада булачак. Аны яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге халык арасында спортны популярлаштыру максатыннан үткәрә.
Спортчылар армрестлинг, гер спорты, аркан тартышу, урыннан озынлыкка сикерү, өстәл теннисы, шашка буенча ярышачаклар. Ярышларда хатын-кызлар да, ир-атлар да катнашачак (гер спорты ир-атлар өчен генә). Һәр төр ярыш призерларына дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак. I-III урыннарны алучылар (гомумкоманда буенча) дипломнар һәм кубок белән билгеләп үтеләчәк. Район халкын ярышларда актив катнашырга чакырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев