Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • баскетбол турниры

    20 октябрьдә "Олимп" УСЗ-да район мәктәпләреннән һәм 118 нче ҺУ-нан җыелган 14 команда баскетбол буенча турнирда көч сынашты. Уеннар киеренке барды, кызлар арасында Яңа Чишмә гимназиясе - беренче, Архангел мәктәбе - икенче, Чаллы Башы мәктәбе - өченче; егетләр арасында шахмайлылар - беренче, чаллыбашлары - икенче, архангеллылар өченче урынны яуладылар. Гомумкоманда...

    20 октябрьдә "Олимп" УСЗ-да район мәктәпләреннән һәм 118 нче ҺУ-нан җыелган 14 команда баскетбол буенча турнирда көч сынашты.
    Уеннар киеренке барды, кызлар арасында Яңа Чишмә гимназиясе - беренче, Архангел мәктәбе - икенче, Чаллы Башы мәктәбе - өченче; егетләр арасында шахмайлылар - беренче, чаллыбашлары - икенче, архангеллылар өченче урынны яуладылар. Гомумкоманда исәбендә Шахмай мәктәбе командасы җиңде, гимназия - икенче, Архангел һәм Чаллы Башы мәктәпләре өченче урынга чыктылар. Җиңүчеләр һәммәсе грамоталар, кубоклар, баскетбол туплары белән бүләкләнделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: