“Бекас” чабыш карьерасын лаеклы төгәлләде
Орлов токымлы легендар юртак - "Бекас" узган җомгада Казан ипподромында үзенең узыш карьерасын төгәлләде. Ул олырак яшьтәге орлов токымлы юртаклар арасында "Пион" исемле традицион приз яулады. Евгений ВОЛОДИН 12 ел узышу дәверендә "Бекас" күп санлы җиңүләр яулады, тик бу призны беренче отуы. Җиңү яулаган "Бекас"ны лаеклы ялга озаттылар. Хәзер ул...
Орлов токымлы легендар юртак - "Бекас" узган җомгада Казан ипподромында үзенең узыш карьерасын төгәлләде. Ул олырак яшьтәге орлов токымлы юртаклар арасында "Пион" исемле традицион приз яулады.
Евгений ВОЛОДИН
12 ел узышу дәверендә "Бекас" күп санлы җиңүләр яулады, тик бу призны беренче отуы. Җиңү яулаган "Бекас"ны лаеклы ялга озаттылар. Хәзер ул нәсел үрчетеп, юртакларның токымын яхшыртуда файдаланылачак. Аның генетик күрсәткечләре киләсе буыннарга төрле ярышларда җиңәргә ярдәм итми калмастыр. Соңгы ярышларда ат өстендә Николай Скоков йөрде. Ат заводы территориясендә легендар юртакка бюст урнаштырылачак.
Бу көнне фермер Скоковның икенче атына да уңыш елмайды. "Классика" атлы бия (ат өстендә йөрүче Фагил Халиков) орлов токымлы өч яшьлек атлар арасында "Ковбой" исемендәге зур призга лаек булды. Җиңү өчен кубок һәм саллы гына акчалата премия тапшырылды. Узышларда көндәшлек зур иде, чөнки юртаклар арасында Рәсәйнең төрле төбәкләреннән (Мәскәүдән алып Иркутскига чаклы) җыелган көчле атлар катнашты. Ат белгечләрен, фермер Николай Скоковны чираттагы уңышы белән котлап, киләчәктә дә җиңүләргә ирешүен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев