Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Беренче урында – яңачишмәлеләр

Үткән якшәмбедә "Олимп" УСЗ-да һәм "Жемчужина" бассейнында халык байтак иде - монда район җитәкчелеге ярдәмендә яшьләр эшләре бүлеге белән берлектә район мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган һәм Җиңүнең 70 еллыгына багышланган зона спартакиадасы булып үтте.

Спартакиадага республиканың сигез районыннан командалар килгән иде. Аларга район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район имам-мөхтәсибе Газизулла хәзрәт Зартдинов җылы сәламләү сүзләрен җиткерделәр, ә ярышларның баш судьясы Валерий Кузнецов аларны үткәрү тәртибен аңлатты.
Ярышлар спортның биш төре буенча үтте: йөзү (эстафета), волейбол, армрестлинг, теннис һәм аркан тартышу буенча.
Медаль өчен көрәшне беренчеләрдән булып йөзүчеләр башлап җибәрде. Киеренке көрәштә эстафетаны беренче булып мөслимлеләр төгәлләде, Сарман командасы - 2 урында, чирмешәнлеләр - 3 урында.
Аннан соң "Олимп" спорт залында параллель рәвештә волейбол буенча (безнең команда - 1 урында), теннис буенча (без кабат беренче), аркан тартышу (1 урын чирмешәнлеләрдә, чистайлылар - 2, сарманлылар - 3 урында) һәм армрестлинг буенча (призлы урыннарның күпчелеге бездә) ярышлар үтте.
Гомумкоманда исәбендә Яңа Чишмә районы командасы 1 урынны яулады, безнең күршеләребез чирмешәнлеләр - 2 урында, Сарман районы командасы - 3 урында. Җиңүчеләрнең барысына да кубоклар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Яңа Чишмә районы мөхтәсибәте спартакиаданы уздыруда зур ярдәм күрсәткән район җитәкчелегенә, шәхсән хакимият башлыгы Вячеслав Козловка, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә, "Олимп" УСЗ һәм "Жемчужина" бассейны хезмәткәрләренә, матди ярдәм күрсәткән иганәчеләргә зур рәхмәтен җиткереп, киләчәктә дә шулай исәнлектә, бер-беребезгә булышып яшәсәк иде дигән теләктә кала.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев