Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Безнең юртак – республикада иң яхшысы

57 нче номерлы Татарстан ат заводында туган һәм үстерелгән (җитәкчесе Николай Скоков) “Орбит” исемле юртак августта бик яхшы ике нәтиҗә күрсәткән һәм ике ярышта да беренче урыннарны яулаган.


Башта “Орбит” 9 августта Казанда граф Орлов исемендәге призга ярышларда сигез юртак арасында (өлкән яшьтәге орлов токымлы юртаклар арасында) беренче урынны яулаган. Аның нәтиҗәсе – 3200 метр арада 4 минут 16 секунд (Россия рекорды – 4 мин. 14 сек.).
Һәм менә икенче җиңү 17 августта Әлмәттә. Монда өлкән яшьтәге орлов токымлы юртаклар арасында “Татнефть”  ПАО призына юртаклар чабышы буенча ярышлар үткән. Безнең “Орбит” кабат үрдә. Атта оста йөрүче (наездник) Валерий Никоноров белән алар 10 ярышташ арасында иң яхшысы булган. Бүләк – “Татнефть” ПАО кубогы һәм саллы гына акчалата приз.
Николай Скоков фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев