Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Боксчыларның матур җиңүләре

    25 декабрьдән 27 сенә чаклы БЯСМ-дә район башлыгы призына бокс буенча III ачык яңа ел турниры үтте.

    Ярышларда Россиянең өч төбәгеннән - Ульян, Самара өлкәсеннән һәм Татарстаннан (Түбән Кама, Нурлат, Базарлы Матак, Яр Чаллы, Әлмәт, Минзәлә, Кама Аланы, Ютазы һәм Яңа Чишмә районнарыннан) 120 дән артык спортчы катнашты.
    Турнирда шулай ук бокс буенча спорт мастеры, 2015 ел Россия призеры, 2015 ел ПФО финалисты һәм 2013 - 2014 ел ПФО-да җиңүче Э.М. Авджян да катнашты. Безнең егетләр бик матур көрәш күрсәттеләр һәм җиңүләре дә матур булды. Боксчылар Гор Тумонян, Булат Хәйруллин, Никита Кузнецов, Юрий Стариков, Александр Скоков, Илья Бешенцев беренче урыннарны яуладылар. Данил Хәйретдинов, Ваган Азарян, Михаил Хорьков, Газиз Шамазов, Кирилл Козлов, Илья Карпов, Данил Селиверстов, Раил Сөләйманов, Данил Пасичник, Данил Хорьков, Дмитрий Гаврилов, Арут Арутюнян, Роберт Арутюнян икенче урынны яуладылар. Егетләрне Леонид Шабалин өйрәтә.
    БЯСМ җитәкчелеге район бокс Федерациясе рәисе А.Н. Трондинга, шулай ук Н.А. Скоковка, Э.В. Азарянга, Е.Н. Селиверстовка, А.М. Карповка, С.Н. Порецкийга турнирны үткәрүдә һәм районда боксны үстерүдә финанс ярдәме күрсәтүләре өчен чиксез рәхмәт белдерә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: