Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Булат – Россия чемпионы

    28-29 июньдә Башкортостан башкаласы Уфа шәһәрендә билбау көрәше буенча Россия чемпионаты булып узды.


    Чемпионатта Россиянең барлык төбәкләреннән 289 көрәшче катнашкан. Татарстан командасы өчен безнең якташыбыз, Сабантуй – 2019 батыры, милли көрәш һәм билбау көрәше буенча спорт мастеры Булат Мусин чыгыш ясаган.
    100 килограммга чаклы авырлык категориясендә 12 спортчы көч сынашкан. Булат бик шәп нәтиҗә күрсәткән һәм, барлык көрәшләрдә җиңү яулап, Россия чемпионы булган. Бу аңа билбау көрәше буенча Европа һәм дөнья чемпионатында катнашу хокукы биргән.
    Булатны лаеклы бүләге белән котлап, ныклы сәламәтлек, Европа һәм дөнья чемпионатында яңа җиңүләр теләп калабыз.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: