Яңа Чишмәдә чаңгы спортын яратучылар һәм чаңгычы-спортчылар "Попов почмагы"нда "Сосновка" чаңгы базасында җыелды: бу төрле яшьтәге мәктәп укучылары һәм зурлар - район үзәгендәге учреждение һәм оешмалар хезмәткәрләре. Яңа чаңгы базасында кышкы бәйрәм беренче тапкыр үткәрелә, һәм аны оештыру өчен монда барлык шартлар да бар: чаңгыны сайлап алу мөмкинлеге зур, уңайлы кафе, йомшак диваннар белән җылы холл һәм чишенү бүлмәсе. Бәйрәмне Яшьләр эшләре буенча бүлек, БЯСМ һәм "Аҗаган" клубы хезмәткәрләре оештырган, ә химаячесе - "Бердәм Россия" партиясе Яңа Чишмә бүлеге. "Жемчужина" бассейны хезмәткәрләре ярышларда катнашучылар өчен коймак белән кайнар чәй дә әзерләгәннәр. Күп чаңгычылар финишка килгәннән соң рәхәтләнеп кайнар чәй эчеп, коймак белән сыйландылар.
Спортчыларны район җитәкчеләре кайнар котлады. Район башлыгы Вячеслав Козлов, быел чаңгы базасында, ниһаять, вәгъдә бирелгән күтәргеч ясалачак, диде. Кызганычка каршы, узган ел аны төзүгә тотыласы акча "Татфондбанк" счетларында файдаланылмый калган. - Быел ул булачак, һәм ел саен чаңгы базасы үсеш алачак, - дип вәгъдә бирде Вячеслав Козлов һәм чаңгычыларга ярышларда уңышлар теләде.
Иң беренче булып 6-8 яшьлек балалар старт алды, алар 1 километр арада көч сынашты (беренче дәрәҗә (баскыч) ГТО нормасын тапшыруга), аннан стартка 9-10 яшьлек балалар чыкты. Чаңгы кигән 4-5 яшьлек һәм хәтта тагы да кечерәк балалар да бар иде. Аркаларында номерлар язылган - барысы да чын спорттагыча - балалар әниләре озатуында рәхәтләнеп шудылар. 29 нчы номер астында шуган бала иң максатка омтылышлысы һәм көчле ихтыярлы булды, финишка исәп буенча өченче төркем белән генә килеп җитсә дә, ул бөтен араны да ялгызы гына узды. Бер сүз белән әйткәндә, ярышлар гөрләп барды. Ярышларда иң яшь катнашучылар булып Нургатин Айнур, Батыршина Камилла һәм Зыков Михаиллар танылды.
Әлбәттә , олырак яшьтәге тәҗрибәлерәк чаңгычыларның бурычы катлаулырак иде: ГТО нормаларын (ике, өч, дүрт һәм биш түгәрәкне узу) исәпкә алып, һәр категория катнашучыларының үз дистанциясе иде.
Ярышлар барышында егылулар да, старт башланганда кечкенә сыйныф укучыларының берсе өстенә берсе өелүләр дә булды, тик, ничек кенә булмасын, көрәш җитди иде: һәркайсы җиңәргә теләде, яки чаңгы эзеннән читкә тайпылмаска тырышты. Барысы да булдыра алганча, көчләреннән килгәнчә башкарып чыга алды. Зурлар арасында спортның бу төрендә үзенең даими лидерлары бар. Мисал өчен, "Теремок" балалар бакчасы хезмәткәре Гөлнур Адиева быел әлеге чаңгы ярышында дүртенче мәртәбә җиңү яулады.
Чаңгы юлына олы яшьтәгеләр дә чыккан иде, мисал өчен, Рәислям Якуповка күптән түгел 60 яшь тулган, тик ул дистанцияне бик яхшы узды. Хатыны Зөлфия белән алар бу спорт төрен бик яраталар һәм оныклары белән еш кына чаңгыда йөрергә чыгалар.
Чарада катнашучыларның барысы да чаңгычы киеменнән иде, күкрәктә дә, аркаларына да номерлар язып куелган - чын спортчылар кебек. Әйтерсең лә, хәзер Көньяк Кореяда үтүче кышкы Олимпия уеннары диярсең. Кем белә, бәлки хәзерге ярышларда катнашучы яшь балалардан Яңа Чишмә районында булачак олимпия чемпионнары үсеп чыгар. Аларның җиңүләре һәм тапшырылган ГТО нормалары өчен медальләр һәм дипломнар белән бүләкләү шул хакта хыяллану хокукы бирә дә инде.
Ярышларда катнашучылар үзләрендә көч-куәт, сәламәтлек, яхшы кәеф тойдылар, боларның барысын да безгә чаңгы спорты бүләк итә.
Ольга ИВАНОВА
Нет комментариев