Чаңгы ярышына чакырабыз
Иртәгә, 11 февральдә, район үзәгендә Сабантуй үткәрелә торган урында "Чаңгы эзе - 2012" дип аталган чаңгы ярышлары булачак.
Ярышларда гомумбелем бирү мәктәпләре, 118 нче ҺУ, авыл җирлекләре, район предприятиеләре һәм учреждениеләре командалары катнашачак. 1-2 сыйныф кызлары һәм малайлары 500 метрлы дистанциядә, 3-4, 5-7 сыйныфларда укучы кызлар һәм малайлар, 46 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге хатын-кызлар, VIP-катнашучылар 1 км-лы дистанциядә, 8-9 сыйныф кызлары, 31-45 яшьлек хатын-кызлар, 46 яшьлек һәм өлкәнрәк ир-атлар 2 км-лы дистанциядә, 10-11 сыйныф кызлары, 17-30 яшьлек кызлар һәм 31-45 яшьлек ир-атлар - 3 км-лы арада, 10-11 сыйныф укучылары һәм 17-30 яшьлекләр 5 км-лы дистанциядә узышачаклар.
Командалар үзләрен тәкъдим иткән оешма һәм табиблар имзалаган заявкалар бирергә тиешләр. Катнашучыларның паспортлары яисә туу турында таныклыклары булу шарт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев