Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Чаңгычылар бәйрәме уңышлы чыкты

Шимбә көнне чаңгы спортын яратучылар үзләрен "Татарстан чаңгы юлы - 2015" традицион массакүләм ярышларда күрсәтә алдылар. Чаңгы ярышлары район үзәгендә һәм барлык авыл җирлекләрендә оештырылды, аларда 2000 ләп кеше катнашты. Яңа Чишмә халкын - узышларда катнашучыларны һәм җанатарларны яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Ольга Лаврентьева, районның чаңгы спорты...

Шимбә көнне чаңгы спортын яратучылар үзләрен "Татарстан чаңгы юлы - 2015" традицион массакүләм ярышларда күрсәтә алдылар.
Чаңгы ярышлары район үзәгендә һәм барлык авыл җирлекләрендә оештырылды, аларда 2000 ләп кеше катнашты. Яңа Чишмә халкын - узышларда катнашучыларны һәм җанатарларны яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Ольга Лаврентьева, районның чаңгы спорты федерациясе җитәкчесе, РҮХ-нең баш табибы Ришат Билалов сәламләде, табиб спорт белән даими шөгыльләнмәүчеләргә үз көчләрен һәм мөмкинлекләрен чамалап эш итәргә тәкъдим итте, "иң мөһиме җиңү түгел, ә чаңгычылар бәйрәменнән канәгатьләнү алу", диде ул. Узышлар 1-4 класс укучылары арасында башланды, аннан югары сыйныфлар, аннан егетләр һәм кызлар, ир-атлар һәм хатын-кызлар, VIP-персонал старт алды. Җенесенә һәм яшенә карап һәр төркемгә үз дистанциясе (500 м - 1 км) билгеләнде. Һәр узышта карда йөрүче машина озата барды, ул хәле беткәннәрне үзенә алырга әзер булды. Шулай да бар да финишка килеп җитә алды, аннан хәле китеп егылучылар булды үзе. Стартлар бик җиңел һәм күңелле башланып китте, ярыш рухы җиңү өчен азаккача ярышырга көч бирде. Бар да уңышлы чыгыш ясады, күпләр бу спорт төрен яраталар һәм даими шөгыльләнеп торалар икән, VIP узышта катнашучы, хатын-кызлар арасында узышта җиңүче, башлангыч мәктәп директоры Ирина Лихачева:
-Чаңгыда еш йөрим, физкультура дәресләрендә (башлангыч сыйныфларда шул фәннән укытам) өйдә балаларым белән гел чаңгыда чыгабыз. Фиништан соң да үземне әйбәт хис итәм, тик балаларга җиңел булмагандыр, дип уйлыйм диде.
-Сез күптән чаңгыда йөрдегезме? - дип сорадык без финишка килүчеләрнең кайберләреннән.
-Мәктәп эскәмиясеннән бирле баскан юк. Гадәтләнмәгәч, җиңел түгел, билгеле. Шулай да бирешмәдем, - дип җавап бирде Ольга Любимова.
-Ике-өч ел элек катнашкан идем, тик урын алмаган идем. Бүген аңладым, яшь олыгая баргач кыенрак икән, - дип таныды хирургия бүлеге шәфкать туташы Фәридә Саттарова.
Күпләр көн герое булды, ә призлы урыннар яулаучылар дипломнар һәм 1-3 урыннар өчен медальләр алдылар. Никита Кузнецов белән Наталья Юдинцева (1-4 кл.), Алексей Карцев белән Полина Любимова (5-7 кл.), Александр Карцев белән Гүзәл Нуртдинова (8-9 кл.), Анатолий Зиновьев (яшүсмерләр), Виктор Мякишев һәм Гөлназ Гыйльманова (17-30 яшьлекләр), Олег Зевакин һәм Гөлнур Адиева (31-45 яшь), Иван Лосев һәм Наталья Коновалова (46 яшьне узганнар арасында) беренчелеккә чыктылар.
61 яшьлек КМС заводы директоры Федор Бурчин берьюлы ике: VIP-узыш һәм "Иң өлкән катнашучы" номинациясендә җиңү яулады. Ул: -Ел саен катнашып киләм, быел берүзем һәм зур ара калдырып финишка килдем. Ике ел элек тә җиңгән идем. Спортның бу төрен яратам һәм һәркемгә чаңгыга басарга киңәш итәм, - диде ул.
Почет пьедесталына ул "иң нәни катнашучы" номинациясендә җиңгән биш яшьлек Сәйдәш Хираҗев белән басты, малай кечкенә булса да, ел саен шушы ярышларда катнаша.
Кышкы спорт бәйрәме бик уңышлы булды, ярышларга килүчеләрнең, бигрәк тә катнашучыларның, кәефләре күтәрелеп, сәламәтлекләре ныгыды. Чаңгы ярышларыннан башка фотоларны Сез сайттан (novoshishminsk.ru) карый аласыз.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X