Чемпион медале бик матур
Якташыбыз Нәфис Миннебаевның Казанда үткән Универсиадада алган алтын медале даими тренировкалар үтеп, ныклык күрсәтеп, үз-үзен аямый шөгыльләнеп яуланган. Җомга көнне "Олимп" спорт залында аның белән үткән очрашуда яңачишмәлеләр чемпионны күзәтә, кыйммәтле бүләкне тотып, капшап карый алдылар.
Якташларын күзәткән малайлар һәм кызлар горурлык хисе кичерделәр, күзләре ут булып янды, алар спортта да зур казанышларга ирешеп буласына төшенделәр.
Нәфис Миннебаев - яшь, энергиясе ташып торган, көчле ир-егет. Ул Яңа Чишмә районының Чаллы Башы авылында туып үсә, биредә спортта беренче адымнарын ясый. Казанда укыганда да ул көрәшчеләр келәмендә шөгыльләнүен туктатмый. Хәзер Нәфис Казан дәүләт энергетика университетының спорт комплексында ТР-ның атказанган тренеры Хәбибуллин Илдар Миңнемөхәммәт улы җитәкчелегендә көрәш белән шөгыльләнә.
Казанда үткән Универсиадада 60 килограммга чаклы авырлык категориясендә Молдавия көрәшчесен ышанычлы җиңгән. Нәфис моңарчы да "Көрәш" буенча Казанда, ТР һәм РФ-дә чемпион калып, төрле турнирларда, Сабан туйларында җиңүләрне күп яулаган егет.
Җиңүдән соң ул: "Мин шулай төгәлләнүенә шатмын, көндәшләремне үз алымнарым белән җиңә алдым, тик иң мөһиме - гаиләмнең, тамашачыларның миңа көч бирүе, хәлдән тайдырган тренировкалар ярдәм итте", - диде.
Район башлыгы Вячеслав Козлов белән очрашуга ул хатыны (ул да Чаллы Башы кызы), улы, әнисе, әбисе, хатынының әнисе белән килгән иде. "Жемчужина" йөзү бассейнына кергәч, Нәфис яшь йөзүчеләр белән рәхәтләнеп фотога төште, теләүчеләр аның Универсиадада яулаган алтын медален тотып карый алдылар.
"Олимп" УСЗ-на кергән җирдә чемпионны Илназ Шәйхетдинов башкаруында "Спорт геройлары" җыры белән каршы алдылар. Аннан район башлыгы Нәфис Миннебаевны Универсиадада җиңүе белән котлады. Вячеслав Михайлович Универсиада чемпионнары арасында якташыбызның да булуын күрү икеләтә рәхәт, дип билгеләп үтте. Көрәшчегә спортта җиңүләргә ирешү өчен көчне нәкъ менә кече ватаны биргән. Аңа киләчәктә дә спортта уңышларга ирешүен, сәламәтлек теләде. В.М. Козлов Нәфискә район хакимиятенең Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Җавап сүзендә Нәфис Миннебаев яңачишмәлеләргә җылы кабул иткәннәре өчен рәхмәт белдерде, спортта беренче адымнарын искә алды, беренче тренеры Ринат Миннебаевка рәхмәт белдерде. "Беркайчан да ирешелгәннәр белән туктап калмагыз, юлыгызда нинди генә киртәләр, авырлыклар очрамасын - һәрвакыт алга барыгыз", - дип Универсиада чемпионы яшь спортчыларга киңәш бирде.
Чемпионның әнисе Тәнзилә Миннебаева авыр вакытларда улына терәк булуы, аның өчен янып-көюләре турында сөйләде. Нәфиснең беренче тренеры, Чаллы Башы мәктәбендә ТИН дәресләре укытучы агасы Ринат Миннебаев көрәшченең мәктәп чорындагы шөгыльләнүләре, спортның команда төрләре, ат спорты белән мавыгуы турында искә алып сөйләде. Югары классларда егет көрәшкә өстенлек биргән. Чаллы Башы мәктәбе укучылары чемпион өчен концерт куйдылар: җырладылар, биеделәр. Тантаналы өлештән соң Нәфис якташлары, дуслары, балалар, спортчылар, спорт ветераннары белән бик теләп фоторәсемгә төште. Аннан сүз чәй табыны янында дәвам итте, Нәфис бирелгән сорауларга җаваплар бирде.
Очрашу бик җылы, дустанә шартларда үтте, анда катнашучыларның хәтерендә ул әле озак сакланыр.
Евгений СТАРОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев