Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Дзюдо, бадминтон, йөзү

    24 гыйнварда "Олимп" УСЗ-да 1999-2007 елларда туган малайлар арасында дзюдо буенча БЯСМ беренчелегенә беренче ярышлар үтте. Аны дзюдо буенча БЯСМ тренеры Сергей Сафонов һәм дзюдо буенча район федерациясе рәисе Федор Бурчин оештырды.

    Яшь категорияләре буенча анда Алмаз Фәйзуллин, Максим Суворов, Эдуард Мөхәммәтҗанов, Уразбай Рәсүлов җиңү яулаган. Барлыгы 40 бала катнашты. Ярышларның химаячеләре - Федор Бурчин һәм "Кулонторг" ҖЧҖ директоры Әлфия Сафонова. Барлык җиңүчеләр дә бүләкләнделәр.
    Шул ук көнне БЯСМ-нә йөрүче 19 бала бадминтон буенча ярышларда катнаштылар, аны бадминтон буенча район федерациясе рәисе Роман Губкин оештырды. Дарья Селиверстова (1 урын), Аделя Әсмәтуллина (2 урын), Энҗе Гафарова (3 урын) призлы урыннар яуладылар. Малайлар арасында Данил Феоктистов, Ришат Вәлиуллин, Сергей Кудряшов көчле булып чыкты. Алар белән тренер Сергей Финагентов шөгыльләнә. Җиңүчеләр федерация рәисеннән истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.
    25 гыйнварда район йөзүчеләре Чирмешән районында йөзү буенча укучылар арасында үткән ярышларда катнаштылар. 15 катнашучыдан унысы 1,2,3 урыннарны яулый алдылар, бишесе 1 урынны яулады. Афәрин!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: