Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Елга - нәтиҗә

    Районда физик культура, спорт һәм туризмны үстерү, яшьләр сәясәтен тормышка ашыру турындагы отчет белән "Олимп" УСЗда үткәрелгән активлар җыелышында башкарма комитетның шушы бүлек начальнигы Ольга ЛАВРЕНТЬЕВА чыгыш ясады. Аның чыгышында 2011 елдагы эшләргә анализ ясалган. Физкультура-массакүләм эшләргә барлыгы 621 мең сум акча сарыф ителгән, районда штатта 31 физкультура хезмәткәре исәпләнә....

    Районда физик культура, спорт һәм туризмны үстерү, яшьләр сәясәтен тормышка ашыру турындагы отчет белән "Олимп" УСЗда үткәрелгән активлар җыелышында башкарма комитетның шушы бүлек начальнигы Ольга ЛАВРЕНТЬЕВА чыгыш ясады. Аның чыгышында 2011 елдагы эшләргә анализ ясалган. Физкультура-массакүләм эшләргә барлыгы 621 мең сум акча сарыф ителгән, районда штатта 31 физкультура хезмәткәре исәпләнә. Районда спортны үстерүдә үткән елда сафка бастырылган "Олимп" УСЗ яхшы этәргеч булды, монда 12 тренер (6сы - штаттагы) җитәкчелегендә спортның төрле төрләре буенча БЯСМнән 418 укучы шөгыльләнә. Яшьләр, оешма һәм учреждениеләрдәге хезмәткәрләр, пенсионерлар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт заллары һәрчак ачык. Быел йөзү бассейны төзелеше тәмамлану белән сәламәт яшәү рәвешенә тагы да күбрәк кеше җәлеп ителәчәк.

    Ел дәвамында спортның 9 төре буенча мәктәпләр арасында район спартакиадасы, 22 физкультура-массакүләм һәм спорт чаралары үткәрелгән. Район спортчылары республика һәм районара ярышларда (19), әйтик, "Авыл яшьләре" (27 урын), "Сәламәтлек" (8 урын), "ТНВ-ТЯГ" (18 район арасында 4 урын), гер спорты буенча (8 район арасында 2 урын), татар-башкорт көрәше буенча (46 шәһәр һәм район арасында 13 урын) үткәрелгән беренчелекләрдә катнашканнар. Безнең спортчы кызыбыз Гөлгенә Исмәгыйлева беренче мәртәбә Украинада гер спорты буенча дөнья чемпионатында катнашып, үз авырлык үлчәмендә 2 урынны яулады.

    Алкалы хоккей һәм футбол буенча яшүсмерләр һәм яшьләр командалары үстерелә һәм ныгытыла, күрше районнар белән элемтәләр ныгый. Районда "Аҗаган" яшүсмерләр клубы эшли, анда 324 кеше шөгыльләнә. Ул патриотик юнәлештәге район һәм республика чараларында, фестивальләрдә, акцияләрдә, конкурсларда катнаша. Узган елда "Аҗаган" клубы конкурсларда 391 мең сумлык грант отты. Районда волонтерлар хәрәкәте дә үстерелә, җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләрдән торган "Форпост" үзәге эшли. Чыгышта ярышларны оештыру мәсьәләләре, спортчылар хәзерләүнең сыйфаты, республикакүләм конкурсларда катнашу, түләүле хезмәтләр күрсәтү буенча спорт хезмәткәрләре адресына байтак тәнкыйть сүзләре яңгырады, 2012 елга бурычлар куелды. Азакта яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүче иң әйбәт хезмәткәрләр кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: