Физкультура һәм спорт бәйрәме
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең шушындый чаралар үткәрүе халыкның спортка, димәк, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга күпләп тартылуына китерә. Район башлыгы Вячеслав Козлов барлык җыелучыларны да сәламләп, спортчыларга уңышлар һәм җиңүләр теләде.
- Спорт белән шөгыльләнүче кешеләр санының елдан-ел артуы бик тә сөендерә. Моңа физкультура һәм спортның матди-техник базасы яхшыру да булышлык итә. Барлык торак пунктларда да диярлек кышын хоккей тартмалары эшли, һәр авылда балалар спорт мәйданчыклары төзелгән. Район үзәгендә "Олимп" УСЗ һәм бассейн сафка бастырылды. Быелгысы елда стадион, теннис корты (мәйданчык), волейбол һәм баскетбол мәйданчыклары төзи башлау планлаштырыла.
"Олимп"та бер генә тапкыр булып, өстәвенә ярышларда да катнашып карасаң, спортка тартылмый мөмкин түгел. Шуңа күрә катнашучылар зур теләк белән бик күңелле һәм мавыктыргыч итеп ярыштылар. Берничә сәгать буе кискен көрәштә урыннан озынлыкка сикерү, гер күтәрү, өстәл теннисы, армрестлингта, бадминтонда иң көчлеләр ачыкланды. Бер үк вакытта шашка уйнарга яратучылар "Олимп" конференц-залында турнир үткәрделәр. Бар җирдә дә кеше күп иде, җанатарлар үзләренең хезмәттәшләренә теләктәшлек күрсәтергә килгәннәр, күбесе гаиләләре белән иде.
Спартакиадага йомгак ясап, спорт яңа дуслар һәм тарафдарларын булдырды дип ышанып әйтергә мөмкин. Барлык катнашучылар да хәзерлек дәрәҗәләренең яхшы булуын һәм тагы да югарырак үрләр яуларга омтылуларын күрсәттеләр. Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Армспортта беренче урынны Хамис Мөхәммәдиев (РЭГС), Ильяс Нуртдинов (полиция бүлекчәсе), Татьяна Малышева (РЭГС), Евгений Логинов (БЯСМ), Илсөяр Илалова (РМБ) яулады. Моннан кала, Евгений Логинов һәм Илсөяр Илалова урыннан озынлыкка сикерүдә дә беренче булдылар. Ольга Попкова (статистика бүлеге) һәм Юрий Первушин (РМБ) иң яхшы шашка уйнаучылар. Сергей Финагентов (БЯСМ) һәм Мария Шешолина (РМБ) - бадминтонда, РҮХ вәкилләре Рәфис Вафин һәм Альбина Якимкина - өстәл теннисында җиңү яуладылар. Николай Ильдулов (мәдәният бүлеге) һәм Вячеслав Кузнецов (118 нче ҺУ) гер күтәрүдә иң көчлеләре булды. Җыелма командалар арасында аркан тартышу (ир-атлар һәм хатын-кызлар) ярышларның иң кызыклысы булды. Әлеге уенга һәм барлык ярышларга нәтиҗә ясаганнан соң полиция бүлекчәсе - 1 урында, РЭГС - 2 , РЭЭЧ 3 урынны яулавы мәгълүм булды. Җиңүче командаларга дипломнар һәм кубоклар тапшырылды. Яшьләр бүлеге спартакиадада актив катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерә, аларга эшләрендә уңышлар, спортта яңа җиңүләр тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев