Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Физкультурачылар көне алдыннан Яңа Чишмәдә тренерларны һәм иң яхшы хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр (фоторепортаж)

12 августта Физкультурачылар көне алдыннан Яңа Чишмәнең мәдәният һәм ял паркында иң яхшы тренерларны, спорт хәрәкәте ветераннарын, физкультура укытучыларын һәм спорт учреждениеләре хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.

Җыелучыларны район башлыгы Вячеслав Козлов җылы котлады. Ул билгеләп үткәнчә, районда физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр саны елдан-ел арта бара. Бокс, футбол, бадминтон һәм башка спорт төрләре буенча спортчыларны әзерләү дәрәҗәсе дә арта. Бу, һичшиксез, үз эшләренә намуслы караучы тренерларның казанышлары. Безнең районда шөгыльләнергә урын бар, менә дигән бассейн, спорт залы, футбол мәйданчыклары төзелде. Яшьләрне спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итәргә кирәк.

Ул спорт учреждениеләре тренерларына һәм хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, иминлек һәм аларда шөгыльләнүчеләргә яңа спорт уңышлары теләде.

Шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек начальнигы Марина Магомедова барлык җыелучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән җылы котладылар.

Аннан соң районның иң яхшы тренерларын, спорт хәрәкәте ветераннарын, физкультура укытучыларын һәм спорт учреждениеләре хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасы булды. Аларга Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев