Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Гер күтәрүчеләр уңышы яшь көрәшчеләр көч сынашты

3 март­та Ка­зан­да үт­кән гер спор­ты бу­ен­ча ТР чем­пи­о­на­тын­да без­нең ра­йон­нан бар­ган гер кү­тә­рү­че­ләр уңыш­лы чы­гыш яса­ды­лар. 85 ки­лог­рамм­га чак­лы авыр­лык ка­те­го­ри­я­сен­дә Ев­ге­ний Ле­о­нов ике гер­не 35 мәр­тә­бә кү­тә­реп, мак­тау­лы икен­че урын­ны яу­ла­ды. Ве­те­ран­нар ара­сын­да­гы ярыш­та Алек­сандр Поп­ков та 33 мәр­тә­бә гер кү­тә­реп икен­че урын­га чык­ты. Озын цикл бе­лән үтү­че...

3 март­та Ка­зан­да үт­кән гер спор­ты бу­ен­ча ТР чем­пи­о­на­тын­да без­нең ра­йон­нан бар­ган гер кү­тә­рү­че­ләр уңыш­лы чы­гыш яса­ды­лар.

85 ки­лог­рамм­га чак­лы авыр­лык ка­те­го­ри­я­сен­дә Ев­ге­ний Ле­о­нов ике гер­не 35 мәр­тә­бә кү­тә­реп, мак­тау­лы икен­че урын­ны яу­ла­ды. Ве­те­ран­нар ара­сын­да­гы ярыш­та Алек­сандр Поп­ков та 33 мәр­тә­бә гер кү­тә­реп икен­че урын­га чык­ты. Озын цикл бе­лән үтү­че ярыш­лар­да рес­пуб­ли­ка­быз­ шә­һәр­лә­рен­нән һәм ра­йон­на­рын­нан кил­гән 15 ко­ман­да кат­наш­ты.

15 яшь­тән 17 яшь­кә чак­лы бул­ган үс­мер­ләр ара­сын­да та­тар-баш­корт кө­рә­ше бу­ен­ча ТР бе­рен­че­ле­ге­нә үт­кән ат­на­да бу­лып уз­ган ярыш­лар­да без­нең яшь кө­рәш­че­ләр ко­ман­да­сы уңыш­лы чы­гыш яса­ды.

8 спорт­чы­дан, ни­гез­дә шах­май­лы­лар­дан тор­ган ко­ман­да 50 кат­на­шу­чы ара­сын­да 21 нче урын­ны яу­ла­ды. Ди­нар Мин­не­ба­ев 40 ки­лог­рамм­га чак­лы авыр­лык үл­чә­мен­дә бе­рен­че урын­ны яу­ла­ды. Шах­май­дан аның энесе Ле­нар Мин­не­ба­ев та 50 ки­лог­рамм­га чак­лы авыр­лык ка­те­го­ри­я­сен­дә өчен­че урын­ны яу­ла­ды. Ме­нә 25 ел ин­де шах­май­лы­лар­ны тре­нер Рөс­тәм Миф­та­хет­ди­нов хә­зер­ли. Ул тәр­би­я­лә­гән спорт­чы­лар төр­ле тур­нир­лар­да һәм ярыш­лар­да гел приз­лы урын­нар алып ки­лә­ләр. Спорт­чы­лар­ны уңыш­ла­ры бе­лән кот­лап, ки­лә­чәк­тә дә җи­ңү­ләр те­ли­без.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев