Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

ГТО тапшыра башлыйбыз

"Сәламәтлеккә зыян китерми белем бирү" дип аталган район укучыларына спорт-сәламәтләндерү тәрбиясе бирү программасы акрынлап үзенең нәтиҗәләрен күрсәтә. Соңгы 3 елда мәктәп укучылары арасында авыруларның азаюы күзәтелә: сөяк-мускул системасы, күзләр һәм нерв системасы авырулары 2 тапкырга кимегән. Шулай да яссы табанлылык очраклары арткан, ашкайнату системасы, сулыш органнары авырулары буенча хәлләр тотрыклы...

"Сәламәтлеккә зыян китерми белем бирү" дип аталган район укучыларына спорт-сәламәтләндерү тәрбиясе бирү программасы акрынлап үзенең нәтиҗәләрен күрсәтә.
Соңгы 3 елда мәктәп укучылары арасында авыруларның азаюы күзәтелә: сөяк-мускул системасы, күзләр һәм нерв системасы авырулары 2 тапкырга кимегән. Шулай да яссы табанлылык очраклары арткан, ашкайнату системасы, сулыш органнары авырулары буенча хәлләр тотрыклы түгел. Авырулары ачыкланган балалар ДРКБ да, республика сәламәтләндерү үзәгендә, Түбән Камада, Казанда бушлай тикшеренү үтәләр, дәваланалар. Районда 264 укучы сәламәтлек төркеменең беренчесенә керә, 2-төркемгә 1038 бала керә - аларда бераз авырулар күзәтелә, 217 балада хроник чирләр бар, тик аларның эшкә сәләтләре зур, 13 баланың эшкә сәләтлелеге түбән дәрәҗәдә.
Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында балаларга һәрдаим иртәнге зарядкалар һәм физкультура-савыктыру минутлары үткәрелә. Күзләр өчен гимнастика, умыртка баганасындагы киеренкелекне бетерү өчен күнегү, башка үзең массаж ясау, башка файдалы күнегүләр, яссы табанлылыкны булдырмау өчен массаж сукмакларында йөрү мәҗбүри, һәр чирек азагында төрле спорт төрләре буенча Сәламәтлек көне үткәрү дә зарур. ФАП фельдшерлары, үз чиратларында, план буенча профилактик тикшерүләр, югары сыйныф укучылары белән әңгәмәләр үткәрәләр.
2014 елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә "Хезмәткә һәм саклауга әзер бул" (ГТО) дип исемләнгән Бөтенрәсәй спорт комплексы кертелә башлады. Бу хакта тәфсилләбрәк безгә мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Еронтьев сөйләде.
-Сентябрь аенда укучылар ГТО нормативларын тапшыруга кертелү буенча медицина тикшерүе уздылар. 1532 укучының 1098-е (72% чамасы) моңа яраклы булып чыкты, бу - 1 һәм 2 нче төркемгә керүче балалар. ГТО нормативлары яшькә карап 5 баскычка һәм өч сессиягә (көзге, кышкы, язгы) бүленде. Һәр төркемгә 9-11 сынау билгеләнде. Аннан кала, һәр яшь өчен мәҗбүри сынаулар (4 тән алып 8 гә чаклы) каралган, ГТО комплексының аерымлылык билгеләрен алу өчен аларны үтәргә кирәк. Көзге сессиядә укучылар 3х10 м, (челночный) 30,60,100 метр арага, 1,2,3 чакрымга йөгерү, катнаш хәрәкәт итү, баскан җирдән һәм йөгереп килеп озынлыкка сикерү буенча норматив тапшырдылар. 112 бала - беренче, 147 бала - икенче, 161-се өченче урын нәтиҗәсе күрсәтте. 594 укучы тулы булмаган күләмдә нормативны үти алса, 84 укучы сынауларны уза алмады.
Кышкы сессия биек һәм түбән перекладиналарда тартылу, гер белән ыргылыш ясау - теләк буенча, идәндә яткан хәлдә кулларны бөкләү һәм җибәрү, аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү, 1,2,3 чакрымга чаңгыда узышу, пневматик винтовкадан атуны үз эченә алды. 10 кешедән азрагы нормативны өченче (бронза) дәрәҗәдә тапшырса, 654 укучы тулысынча тапшырып бетерә алмады, 34 бала - тапшыра алмады. Калган саннар көзге сессиядәгечә. Бүгенгесе көндә Шахмай, Тубылгы Тау мәктәпләрендә ГТО комплексын кертү буенча эш әйбәт куелган, аларның берсенә апрель башында ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының Кубогы тапшырылачак.
-Мәктәп укытучылары ГТО нормасы тапшырачакмы?
-Физкультура укытучылары һәм мәктәп директорлары аны тапшыра башладылар инде, 1 сентябрьдән безнең план буенча белем бирү учреждениеләренең калган педагогик персоналы да мәҗбүри рәвештә шуңа тартылачак.
-ГТО комплексын кертү буенча тагын нинди чаралар үткәрелә?
-Бу - спорт төрләре буенча массакүләм спорт ярышлары, кроссларда, "Күңелле стартлар"да, Президент ярышларында, спорт уеннарында катнашу, ГТО стендлары конкурслары, ГТО тарихы һ.б. буенча класс сәгатьләре уздыру. Мин атап узган сәламәтләндерү эшләре киләчәктә дә дәвам иттереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев