Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Катнаш һәм от!

    "Та­тарс­тан крос­сы-2012" рес­пуб­ли­ка­быз­ның бар­лык шә­һәр­лә­рен­дә һәм авыл­ла­рын­да уз­ды. Бө­тен­рос­сия йө­ге­рү­че­ләр кө­нен­дә Яңа Чиш­мә­дә "О­лимп" спорт комп­лек­сы тер­ри­то­ри­я­се­нә ра­йон­ның бар­лык то­рак пункт­ла­рын­нан сә­ла­мәт яшәү рә­ве­ше алып ба­ру­чы­лар һәм физ­куль­ту­ра­чы­лар җы­ел­ган иде. Кросс­та 7 яшь­тән алып 50 не уз­ган өл­кән­нәр­гә чак­лы 150ләп ке­ше кат­наш­ты. Ара­ла­рын­да ра­йон оеш­ма­ла­ры һәм уч­реж­де­ни­е­лә­ре вә­кил­лә­ре, предп­ри­я­ти­е­ләр, авыл...

    "Та­тарс­тан крос­сы-2012" рес­пуб­ли­ка­быз­ның бар­лык шә­һәр­лә­рен­дә һәм авыл­ла­рын­да уз­ды.

    Бө­тен­рос­сия йө­ге­рү­че­ләр кө­нен­дә Яңа Чиш­мә­дә "О­лимп" спорт комп­лек­сы тер­ри­то­ри­я­се­нә ра­йон­ның бар­лык то­рак пункт­ла­рын­нан сә­ла­мәт яшәү рә­ве­ше алып ба­ру­чы­лар һәм физ­куль­ту­ра­чы­лар җы­ел­ган иде. Кросс­та 7 яшь­тән алып 50 не уз­ган өл­кән­нәр­гә чак­лы 150ләп ке­ше кат­наш­ты. Ара­ла­рын­да ра­йон оеш­ма­ла­ры һәм уч­реж­де­ни­е­лә­ре вә­кил­лә­ре, предп­ри­я­ти­е­ләр, авыл ху­җа­лы­гы оеш­ма­ла­ры эш­че­лә­ре бар иде. Кросс­та кат­на­шу­чы­лар­ны яшь­ләр эш­лә­ре, спорт һәм ту­ризм бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Оль­га Лав­ренть­е­ва сә­лам­лә­де. Ул һәм­мә­сен йө­ге­рү­че­ләр кө­не бе­лән кот­ла­ды һәм сә­ла­мәт­лек те­лә­де. Яшь­ләр эш­лә­ре бү­ле­ге тре­не­ры Сер­гей Са­фо­нов һәр­бер (15) йө­ге­реш­нең старт һәм фи­ниш уры­нын бил­ге­лә­де, иң кеч­ке­нә­ләр - баш­лан­гыч сый­ныф уку­чы­ла­ры 500 метр­лы ара­га йө­гер­де­ләр. Бу узыш­та Алек­сандр Фе­до­тов (Чу­аш Ча­бак­са­ры), Нас­тя Се­ме­но­ва (Ека­те­ри­нов­ка), Ис­лам Ги­ба­дул­лин (Әдәм­сә), Ма­рат За­ри­пов (Зи­рек­ле), Йол­дыз Шә­хи­е­ва (Ле­ни­но), Ай­сы­лу Шәй­хет­ди­но­ва (Шах­май) тиз­лек күр­сәт­те­ләр.

    1000 метр­лы дис­тан­ци­я­дә өчен­че һәм дүр­тен­че узыш­та урын­нар тү­бән­дә­ге­чә бил­ге­лән­де: Рә­фә­гат Шә­ри­фул­лин (Зи­рек­ле), Алек­сандр Кар­цев (Яңа Чиш­мә), Му­бин Кир­гиз­ба­ев (Шах­май); кыз­лар­дан Ил­сө­яр Шәм­сет­ди­но­ва (Шах­май) бе­рен­че кил­де - Ка­тя Мель­ни­ко­ва (Чу­аш Ча­бак­са­ры)- икен­че, Мар­га­ри­та Ко­то­ва (Әдәм­сә) - өчен­че.

    8-9 сый­ныф егет­лә­ре һәм 8-11 сый­ныф кыз­ла­ры 1500 шәр метр­га йөгер­де. Ека­те­ри­нов­ка­дан Вла­ди­мир Фи­на­ген­тов ыша­ныч­лы төс­тә ал­да ба­рып, Ле­нар Шәм­сет­ди­нов (Шах­май) белән Сер­гей Але­шин­ны (Ле­ни­но­дан) 2-3 адым­га уз­ды. Кыз­лар ара­сын­да Свет­ла­на Нес­те­ро­ва (Рус Волчь­я) һәм Гө­ли­нә Гыйль­ма­но­ва (Чал­лы Ба­шы) - бе­рен­че, Ру­зи­лә Хә­ли­ло­ва (Ту­был­гы Тау) һәм Лан­дыш Нә­җи­по­ва (Кр. Ок­тябрь) - икен­че, Ра­ми­лә Ша­ки­ро­ва (Чал­лы Ба­шы) һәм Ра­и­лә Ба­һау­ет­ди­но­ва (Шах­май) өчен­че булып кил­де­ләр.

    10-11 сый­ныф уку­чы­ла­ры иң тү­зем­ле­лә­ре бул­ды. Алар 2000 метр ара­га йө­гер­де­ләр һәм урын­нар тү­бән­дә­ге­чә бил­ге­лән­де: Ра­ил Гый­ба­дул­лин - Әдәм­сә (1 урын), Ри­наз Риз­ва­нов - Шах­май (2 урын), Дмит­рий Гряз­нов - Ека­те­ри­нов­ка ( 3 урын).

    Спорт бәй­рә­мен ябу тан­та­на­сын­да бар­лык җи­ңү­че­ләр­гә дип­лом­нар һәм ис­тә­лек­ле бү­ләк­ләр тап­шы­рыл­ды, ал­да атап үтел­гән җи­ңү­че­ләр­дән тыш, пь­е­дес­тал­да Ил­фат Са­дый­ков (Зи­рек­ле), Тать­я­на За­ру­би­на (Рос­сия ГТХ), Алек­сандр Нем­цов (БСМ), Еле­на Тук­та­ма­но­ва (ЧЭС), Ма­рат Кә­ри­мов (по­ли­ци­я), Рә­фис Ва­фин (РҮХ), Ли­лия Хи­ра­җе­ва­лар (пен­сия фон­ды) - узыш­лар­да кат­на­шу­чы өл­кән­нәр (зур­лар) ара­сын­да үз ка­те­го­ри­я­лә­рен­дә 1 урын­ны яу­лау­чы­лар да урын ал­ды, 2 һәм 3 урын­нар­ны алу­чы­лар­га да бү­ләк­ләр тап­шы­рыл­ды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: