Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Көрәшкә игътибар кимеми

12-14 апрельдә Теләче муниципаль районы спорт сараенда 5 нче тапкыр Татарстанның халык артисты, җырчы Салават Фәтхетдинов призына яшьләр арасында милли көрәш буенча районара зур бәйге булып үтте.


Ниһаять, безнең район да Илнур Госсаметдинов җитәкчелегендә бу бәйгегә беренче тапкыр үзенең көрәш командасын куйды. Әле күптән түгел генә, 30 мартта укучыларның каникул көннәрендә көрәш федерациясе рәисе Шәүкәт Госсаметдинов, Сөлчәбашта КФХ җитәкчесе Гөлчәчәк Әхмәтвәлиева, районның спорт комитеты рәисе Андрей Абрамов җитәкчелегендә милли көрәш буенча спорт мастеры Рәшит Әхмәтвәлиев призына 8 район катнашында районара бәйге булып узган иде. Әлеге көрәшне оештыру ел саен дәвам итә, быел ул фәкать химаячеләр хисабына гына оештырылды. Бәйгегә килгән көрәшчеләрне һәм Рәшит Мотыйгулла улын хөрмәт итеп килгән дусларын – һәммәсен дә бушлай ашату оештырылган иде. 
Бу көрәш бәйгесе турында район газетасы битләрендә тәфсилләбрәк басылып чыккан булса да, бу хакта минем дә бераз гына тукталып үтәсем килә. Көрәш федерациясе исеменнән әлеге бәйгене оештыруда зур өлеш керткәннәре өчен, аерым алганда, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомоловка зур рәхмәт әйтәсе килә. Химая ярдәме күрсәтүе өчен КФХ җитәкчесе Вәлиев Фәргатькә дә зур рәхмәт. Ул үзенең исемен әйтергә дә кушмаган иде. “Бу бәйгене үткәрүдә үземне күрсәтер өчен түгел, ә бары тик дустым Рәшитне искә алу, балаларның язгы каникулына бүләк булсын дип кенә булышуым”, - диде. Ә төп химаяче ТР Дәүләт Советы депутаты, ”Татэнергосбыт” җитәкчесе, Рәшитнең авылдашы, дусты Рифнур Сөләйманов иде.
Баш хөкемдар Рафис Вафин да судья вазыйфасын дөрес итеп оештырды, бернинди бәхәс чыгармыйча, тыныч кына үткәрде. Килгән кунаклар да Рафисның кулын кысып, рәхмәт әйтеп, мактап киттеләр.
Бигрәк тә секретарь Әгъләмиев Равилнең, көрәш буенча спорт мастеры, район Сабан туенда берничә тапкыр баш батыр булган Равил Гыймадиевның судьялык итүләре көрәшчеләрнең, халыкның күңеленә хуш килде.
“Олимп” УСЗ директоры Ольга Роменская, шунда эшләүче хезмәткәрләр иртәдән алып кичкә кадәр килгән кунакларга берөзлексез хезмәт күрсәттеләр.
Көрәшкә хәзерлек барышында барлык документация эшләрен булдыру, күрше районнарны әлеге бәйгегә чакыруны тиешенчә башкарып чыкканы өчен Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек начальнигы урынбасары Айгөл Шәйхетдиновага олы рәхмәт җиткерәбез.
Көрәш 10 авырлык категориясендә алып барылды. Һәр призлы урынга кыйммәтле бүләкләр, Рәшит Әхмәтвәлиев рәсеме төшерелгән медальләр тапшырылды. Абсолют батыр Түбән Кама егете Гөлчәчәк Әхмәтвәлиева алып килгән 80 кг-лы тәкәне җилкәсенә салып китсә дә, безнең егетләр көрсенеп тормадылар, киресенчә, аны әлеге җиңүе белән ихластан котладылар.
Теләче районындагы бәйгедә 30 дан артык район командасы арасыннан безнең район егетләре 12 урынны яулады. Чаллы Башыннан Әдһәмов Ранил, Әдәмсәдән Әхмәтов Илназ, Шахмайдан Ганиев Азат, Яңа Чишмәдән Суфиянов Адель, Закиров Артур, Петров Павел бик матур көрәш күрсәттеләр. Ике бертуган Шамил һәм Камил Сәхәбиевларны аерым атап үтәсе килә. Аларның икесе дә һәр бәйгедә катнашып, көч сынашып киләләр, әлегә призлы урыннар алмасалар да, команда өчен иң күп очконы алар китерә.
25-27 апрельдә ТРның беренче Президенты М.Ш. Шәймиев кубогына Актанышта үтәчәк көрәшкә бу бик әйбәт репетиция булды. Теләчегә барган көрәшче егетләргә зур рәхмәт белдереп: «Афәрин егетләр, булдырасыз!» – диясе генә кала.
Шәүкәт Госсаметдинов,
Көрәш федерациясе рәисе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев