“Олимп” - райондагы спорт Мәккәсе
"Олимп" УСЗ район халкына физкультура һәм спорт белән рәхәтләнеп шөгыльләнү өчен барлык шартларны тудыра. Биредә гаилә белән дә, балаларга, яшүсмерләргә, яшьләргә дә буш вакытларын файдалы итеп үткәрү мөмкинлеге бар. "Олимп"ның эш максаты - физкультура белән даими шөгыльләнүне һәр яңачишмәленең яшәү рәвеше итү. "Олимп" УСЗ базасында хәзергесе вакытта балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе...
"Олимп" УСЗ район халкына физкультура һәм спорт белән рәхәтләнеп шөгыльләнү өчен барлык шартларны тудыра. Биредә гаилә белән дә, балаларга, яшүсмерләргә, яшьләргә дә буш вакытларын файдалы итеп үткәрү мөмкинлеге бар. "Олимп"ның эш максаты - физкультура белән даими шөгыльләнүне һәр яңачишмәленең яшәү рәвеше итү.
"Олимп" УСЗ базасында хәзергесе вакытта балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (БЯСМ), "Аҗаган" яшүсмерләр клубы урнашкан. Мәктәп укучылары дүшәмбедән җомгага чаклы өстәл теннисы, бадминтон, мини-футбол, волейбол, баскетбол, дзюдо, алкалы хоккей, милли көрәш, кикбоксинг секцияләренә йөри алалар. Хәзер биредә 118 нче ҺУ укучыларына (үзләрендә спортзал юк) физкультура дәресләре үткәрү мөмкин. Яңа Чишмә гимназиясе укучылары да бирегә шундый дәресләргә киләләр. Район үзәгендәге башлангыч һәм урта мәктәпләрнең 1-4 сыйныф укучылары өчен дәрестән тыш занятиеләр үткәрелә. Яңа Чишмәдәге "Ландыш" һәм "Чишмә" балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дә рәхәтләнеп "Олимп"ка йөриләр.
Район авылларыннан булган балаларны да физкультура һәм спортка, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү мөмкинлеге туды. Балалар биредә холыкларын чыныктыру, спорт залында ихтыяр көчен арттыру мөмкинлегенә ия, димәк, урамда һәм подъездларда үзләренең "өстенлекләрен исбатларга" вакытлары калмый. Аларның максатлары туа, үзләрен спорт белән чыныктыралар, тормышта урыннарын табалар. Өлкән буын- олырак яшьтәгеләр дә физкультура белән мавыга. Кич андыйлар өчен аэробика, пауэрлифтинг һәм спортның уен төрләре-төркемнәр оештырыла. Җитәкчеләре белән бергәләп "Олимп"ка район оешмаларында эшләүчеләр, студентлар, хуҗабикәләр, нефтьчеләр, авыл кешеләре дә йөриләр. Биредә РҮХ (ЦРБ), ГТХ (МЧС), райгаз, РФ һәм ТР казначылыгы хезмәткәрләрен дә еш күрергә мөмкин.
Өлкәннәр, ир-атлар һәм хатын-кызлар волейбол, баскетбол, өстәл теннисын яратып уйныйлар, тренажер залында рәхәтләнеп шөгыльләнәләр. "Олимп"ка күрше район авылларыннан: Ибрай, Благодатное, Новотроицкидан да киләләр. Анастасия Козлова җитәкчелегендәге "Пенсионерлар берлеге" төркеме дә калганнардан калышмый. Алар фитнеска, тренажер залына йөриләр. УСЗ (универсаль спорт залы) инвалид коляскасында хәрәкәт итүче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр шөгыльләнү өчен махсус бина белән җиһазланган. Һәм бу бина бер дә буш тормый, хәтта даими килеп торучылар да бар. Бу зал аларга аралашу мизгелләре һәм тормышта киләчәктә дә югалып калмауга ышаныч бирә.
«Олимп"та атна саен мәктәп укучылары һәм өлкәннәр (зурлар) арасында район ярышлары, чемпионатлар, спартакиадалар үткәрелә. Ике ел рәттән УСЗ-да кикбоксинг буенча республика ярышлары үтте. Кикбоксинг федерациясе кабул итүләрдән бик канәгать калган һәм киләчәктә районда Бөтенрәсәй ярышларын үткәрергә планлаштыра.
1 сентябрьдә монда балалар бакчаларына йөрүче балалар өчен, ә 17 февральдә иң кечкенәләр - дүрт яшьлекләр өчен дзюдо буенча яңа секция ачылган (тренеры Сергей Сафонов). Монда балалар кичке якта әти-әниләре белән киләләр һәм бик теләп шөгыльләнәләр. Малайлар белән беррәттән спортның бу төрен кызлар да үзләштерә. Яңа Чишмәдән Антоновларның 4 яшьлек кызлары өчен әлеге секция яраткан шөгыльгә әверелгән. "Олимп"та аның белән бергә әнисе дә, әтисе дә шөгыльләнә. Барлык әти-әниләр дә әлеге төркемнән бик канәгать: кечкенәдән үк спорт белән мавыгу - компьютер артында көне-төне утырудан "котылырга" ярдәм итә.
Кышкы көннәрдә БЯСМ халыкка чаңгы һәм тимераякларны прокатка биреп тора (роликларны прокатка бирү - җәйге вариант). Әлеге хезмәт зур популярлык казана. Һәм шуңа күрә Яңа Чишмәдәге шугалак кичләрен беркайчан да буш тормый һәм монда яңачишмәлеләр генә түгел, күрше районнарда яшәүчеләр дә, мәсәлән, Аксубайдан да килә башлаганнар (анда әлегә шугалак юк).
Район халкы үз сәламәтлеге турында кайгыртырга, тагы да сау-сәламәт булу өчен буш вакытларын файдалы итеп үткәрә белергә тиешләр. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл, диләр бит. Җәйгә Бөтендөнья Универсиадасы үтүче Татарстаныбыз Россиядә спорт буенча алга киткән регионга әвереләчәк, район да моңа туры килергә тиеш, моның өчен барлык шартлар да булдырылган. Республика ярышларында спортчыларыбызның яңадан-яңа уңышларга ирешүләре Яңа Чишмәдә спортның үсеше турында сөйли. Районда яңа спорт корылмалары төзелеше дә бу өлкәдә әһәмиятле роль уйный.
Ольга ИВАНОВА әзерләде
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев