Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • район теннисчылары - өченче урында

    28 ноябрьдән 30 ына чаклы Казанда муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасының йомгаклау этабы булып узды.


    Яңа Чишмә районы командасы спортның күп төрләрендә лаеклы чыгыш ясаган, бадминтон, җиңел атлетика, шахмат, йөзү буенча ярышларда җиңүләр дә, җиңелүләр дә булган. Тик безнең теннисчылар яхшы чыгыш ясаган. Бу Нина Сердюк - Архангел АҖ башлыгы, Фәнил Исмәгыйлов - Тубылгытау АҖ башлыгы һәм Сергей Моляков - Чабаксар АҖ башлыгы.  Кискен көрәштә әлеге команда өченче урын яулаган.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: