Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Район үзәгендә бокс буенча турнир

11 апрельдән 13 енә чаклы Яңа Чишмәдә инде традициягә әверелгән бокс буенча ачык төбәкара турнир булып үтте.


Ел саен ул бокс буенча район федерациясе рәисе, эшмәкәр Алексей Трондин ярдәме белән үткәрелә. Әлеге турнирны ул моннан 2 ел элек вафат булган әнисе Александра Григорьевна истәлегенә багышлый.
Турнирга Әлмәт, Җәлил, Нурлат, Яр Чаллы, Алабуга, күрше Марий Эл республикасыннан командалар килгән һәм, әлбәттә, турнирда безнең яшь боксчылар – Леонид Шабалинда тәрбияләнүчеләр дә катнашты. Катнашучылар барлыгы 80 нән артык кеше иде.
Хөкемдарлар командасын халыкара категорияле судья, Россия спорт мастеры, Татарстанның судьялар комиссиясе рәисе Рамил Бариев җитәкләде.
Турнирны ачу церемониясендә район башлыгы Вячеслав Козлов һәм Алексей Трондин барлык катнашучыларны җылы сәламләделәр. Алар спортчыларга уңышлы чыгыш ясауларын һәм җиңү теләделәр.
Турнирда безнең тренер Леонид Шабалинда тәрбияләнүчеләрнең күпчелеге чыгыш ясады һәм алар призлы урыннарны яуладылар. Алар арасында Артем Трондин, Никита Кузнецов, Сергей Сальников, Александр Скоков, Газиз Шамазов, Гор Туманян, Булат Хәйруллин, Алмаз Фәйзуллин һәм башкалар.
Призлы урыннарны яулаучылар Дипломнар, кубоклар, медальләр һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.
Бүләкләү церемониясеннән соң Рамил Бариев район җитәкчелегенә, турнирны оештыручыларга һәм химаячеләргә ярышларны яхшы оештырулары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.
Азат МУСИН
Автор фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев