Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Үрләр юлы мәктәптән башлана

Тормышта физкультура һәм спортның нинди әһәмияткә ия булуын һәркем белә. Әгәр дә инде үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән, талантлы педагог балаларны шуңа җәлеп итә икән, балаларга бәхет елмайган дигән сүз. Әдәмсә мәктәбе физкультура укытучысы, милли көрәш буенча БЯСМ-дә укытучы-тренер Илгизәр Гайнуллин яшь буынга инде менә 26 ел тәрбия бирә. Бүген,...

Тормышта физкультура һәм спортның нинди әһәмияткә ия булуын һәркем белә. Әгәр дә инде үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән, талантлы педагог балаларны шуңа җәлеп итә икән, балаларга бәхет елмайган дигән сүз. Әдәмсә мәктәбе физкультура укытучысы, милли көрәш буенча БЯСМ-дә укытучы-тренер Илгизәр Гайнуллин яшь буынга инде менә 26 ел тәрбия бирә. Бүген, 1 апрельдә, аңа 50 яшь тула.
-Сез дәрес биреп, көрәш секцияләре генә алып бармыйсыз, үзегез дә уңышлы спортчы. Спортның әлеге төрендә район Сабан туенда 8 тапкыр абсолют батыр калуыгызны беләбез, ягъни 1989 елдан башлап үз авырлыгыгызда пьедесталның югары баскычына күтәрелдегез. Күпчелек укучыларыгыз ел саен район һәм республика ярышларында алдынгы урыннарны яулыйлар.
-Әйтегез әле, алдынгы спортчылар тәрбияләү белән бергә физик формагызны ничек саклый аласыз? Ничек һәм ни өчен шул юлны сайладыгыз?
-Милли көрәшне мин бик тә яратам. Физкультураны һәм спортны мәктәп елларыннан ук үз иттем. Бала чактан физик хезмәтне яраттым: әнигә фермада булыштым, өйдә мал-туар асрадык. Өлкән абыйларым аерым яши иделәр һәм миңа, иң кечкенәсе булганга, эш җитәрлек иде. Шуңа күрә дә сау-сәламәт һәм нык булып үстем. Кая укырга керергә икәнлеген яшүсмер чакта хәл иттем. Дөрес, әтием кебек шофер булу хыялы да бар иде (ул 50 ел шул хезмәтне башкарды), әмма физкультура һәм спорт җиңде. Мин колхоз юлламасы буенча Волгоград физик культура институты филиалында укыдым (башта Казанда, аннары Яр Чаллыда). Күп шөгыльләндем, институт данын яклап, республика буенча призлы урыннар яуладым. Грек-рим көрәше буенча спорт мастерына кандидат нормативын үтәдем, бераз соңрак көрәш буенча спорт мастеры булдым. Спортта иң мөһиме - өзлексез шөгыльләнү һәм теләк, шул чакта нәрсәгә булса да ирешә аласың. Спортны һәм физкультураны яратам һәм үз осталыгымны балаларга бирү теләгем зур. Үземдә тәрбияләнүчеләр белән мин горурланам, аларның кайберләре район Сабан туенда абсолют батыр булды, кайсылары район һәм республика турнирларында җиңү яулады. Улларым да бала чактан көрәш белән шөгыльләнәләр. Олы улым Илназ хәзер төзүче-проектчы, институт данын яклап уңышлы чыгыш ясады. Әмма кечкенәсе Илмир аеруча уңышлы көрәшә, мәктәптә укыганда ук 4 ел рәттән район ярышларында җиңде, республикада призер булды. Хәзер КГЭУ тәмамлый. Икесе дә көрәш белән шөгыльләнүләрен ташламый, моңа мин бик шат.
-Үзегезнең педагогик эшчәнлегегез хакында башыннан ук сөйләгез әле?
-Акъяр авылында нәкъ менә мәктәп ачылган чак һәм институттан соң 1989 елда мин анда физкультура укытучысы булып эшли башладым. Мине, дөрес, спорт комитетына да, РЭЭБ-гә дә, хакимияткә дә эшкә чакырдылар, тик мин балалар белән эшләүне сайладым. Мәктәптә эшләдем һәм берүк вакытта БЯСМ-дә көрәш буенча балалар белән шөгыльләндем. Команда җыеп, укучыларны өйрәтә башладым һәм спортның төрле төрләре буенча районда, республикада үткән ярышларга йөрттем. Мәктәп кечкенә, балалар аз булса да, без көрәш, баскетбол буенча һәрвакыт призлы урыннар яуладык, футбол буенча 8 ел беренчелекне тоттык. Бездән хәтта көчле көндәшләрдән курыккан күк курка иделәр.
Хәзер Әдәмсә мәктәбендә эшлим, Акъяр мәктәбе өч ел элек ябылды, үз фәнемне алга чыгарырга омтылам, нәтиҗәләр дә озак көттерми. Быел минем укучыларым физкультура буенча үткән олимпиада - да республика финалына чыктылар. Волейбол буенча да нәтиҗәләр яхшы - район буенча 2-3 урыннар. Күптән түгел шахмат буенча турнирда оттык. Элеккечә төрле ярышларда актив катнашабыз. Акъярда көрәш секциясен алып барам. Миңа тренировкага 10-15 яшьлек 15 яшүсмер йөри. Сигез ел элек без укытучылар (ир-атлар) белән авыл советының иске бинасындагы подвалга ремонт ясадык, хәзер шунда шөгыльләнәбез. Баскетбол һәм волейболны клубның спорт залында уйныйбыз. Моннан тыш, атнасына бер мәртәбә Әдәмсәдә спортның уен төрләре секциясен дә алып барам. Елына ике-өч тапкыр район ярышлары була, республика ярышларында да шул чаклы булабыз. Шунысы кызганыч, районда көрәш буенча ярышлар аз үткәрелә, гәрчә бу тәҗрибә туплау өчен балаларга бик кирәкле булса да, ансыз булмый. Бу спортның милли төре, аны сакларга, үстерергә кирәк.
-Үткән гомерегезгә нинди бәя бирер идегез?
-Теләгәнемә ирештем, алда да әле җиңүләр аз булмас дип өметләнәм. Планлаштырылганнарга килгәндә, балалар белән югары дәрәҗәдә шөгыльләнеп, тәрбияләп, бары яхшы нәтиҗәләр генә күрсәтергә телибез.
Әңгәмәне
Ольга Иванова алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев