Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Россия көнендә футбол матчы

Бәйрәмдә - Россия көнендә Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында "Бердәм Россия" партиясе "Прайм-лига" кысаларында футбол матчлары үткәрде. Шундый футбол матчы Яңа Чишмәдә дә үтте. Гадәти булмаган лига республикада 1 июньдә төгәлләнгән праймеризда катнашучылардан тупланган иде. Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр партия эчендә алдан тавыш бирүдә республиканың барлык авыл җирлекләре һәм шәһәрләре катнашты....

Бәйрәмдә - Россия көнендә Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында "Бердәм Россия" партиясе "Прайм-лига" кысаларында футбол матчлары үткәрде. Шундый футбол матчы Яңа Чишмәдә дә үтте.
Гадәти булмаган лига республикада 1 июньдә төгәлләнгән праймеризда катнашучылардан тупланган иде. Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр партия эчендә алдан тавыш бирүдә республиканың барлык авыл җирлекләре һәм шәһәрләре катнашты. Барлыгы 924 мәйданчык эшләде, алар эшендә 12 меңнән артык кандидат һәм 37 меңгә якын выборщик катнашты.
Яңа Чишмәдә дустанә мөнәсәбәттәге футбол матчы "Бердәм Россия" партиясеннән кандидатлар һәм выборщиклар командалары арасында үтте. Кандидатлар командасында - праймеризда катнашучылар - Тубылгы Тау, Чабаксар, Шахмай, Ленино, Буревестник, Архангел авыл җирлекләре башлыклары, ә выборщиклар командасында район үзәге учреждениеләре һәм оешмалары вәкилләре иде.
Матч башланыр алдыннан "Бердәм Россия" партиясенең Яңа Чишмә җирле бүлеге секретаре, район башлыгы Вячеслав Козлов барысын да бәйрәм - Россия көне белән котлады, ике командага да уңышлар теләде.
Матч бик күңелле булды, команданың берсе дә сынатырга теләмәде. "Бердәм Россия" партиясенең Архангел башлангыч бүлекчәсе секретаре, баш хөкемдар Нина Сердюк тарафыннан белдерелгән финал сызгыртуыннан соң исәп 7:7 булды. Пенальти (штрафның бер төре) игълан ителде һәм 4:3 исәбе белән кандидатлар командасы җиңү яулады. Выборщиклар командасыннан иң яхшы уенчылар дип Андрей Абрамов һәм Леонид Добрынин (капкачы), кандидатлар командасыннан Илдар Сафин (Зирекле) һәм Рәфис Вафин (капкачы) танылды.
"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Бикбова һәм баш хөкемдар Нина Сердюк ике командага да Кубоклар һәм дипломнар тапшырдылар, киләчәктә дә спортта уңышлар теләделәр.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев