Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

Рус Тат
Спорт

Сезон уңышлы башланган

Ни­ко­лай Ско­ков­ның җәй­ге спорт се­зо­ны уңыш­лы баш­лан­ган. 3 май­да Ка­зан ип­под­ро­мын­да җәй­ге узыш се­зо­нын ачу тан­та­на­сын­да "К­лас­си­ка" исем­ле бия Идел ел­га­сы хөр­мә­те­нә үт­кә­рел­гән ча­быш­та җи­ңү яу­ла­ган.

Ор­лов то­кым­лы дүрт яшь­лек би­я­ләр се­зо­ны старт ал­ган. Бу көн­не "К­лас­си­ка"­да ат­та ос­та йө­рү­че Фа­гыйл Ха­ли­ков бул­ган. Шу­лай ук Ско­ков­ның "Вс­пыш­ка"­сы икен­че урын­ны ал­ган (ат­та - Ири­на Ба­ку­ри­на). Ә бер ат­на­дан соң "Отк­лик" исе­мен­дә­ге тра­ди­ци­он рә­сәй при­зы­на үт­кә­рел­гән ярыш­лар­да "Вс­пыш­ка" ин­де җи­ңү яу­ла­ган. Ә "К­лас­си­ка" фи­ниш­ка өчен­че бу­лып кил­гән. Бе­рен­че ике старт - ике җи­ңү. Ни­ко­лай Ско­ков­ны җәй­ге се­зон­ны уңыш­лы баш­ла­вы бе­лән кот­лап, ал­да да яңа җи­ңү­ләр юл­даш бул­сын, ди­гән те­ләк­тә ка­ла­быз.

Хә­зер Ни­ко­лай Ско­ков ат­ла­рын Са­бан­туй­да­гы ярыш­лар­га әзер­ли­ләр, ә ав­густ аен­да Уль­я­новск шә­һә­рен­дә алар ор­лов то­кым­лы юр­так­лар фес­ти­ва­лен­дә рес­пуб­ли­ка да­нын як­ла­я­чак­лар.

Ев­ге­ний СТА­РОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев