Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

    2010 ел­ның 19 но­яб­рен­дә Яңа Чиш­мә му­ни­ци­паль ра­йон Со­ве­ты­ның 3 нче уты­ры­шын­да ха­лык ара­сын­да сә­ла­мәт яшәү рә­ве­ше алып ба­ру­ны оеш­ты­ру бу­ен­ча прог­рам­ма ка­бул ител­гән иде. Әле­ге прог­рам­ма­ны үтәү­дә яшь­ләр эш­лә­ре, спорт һәм ту­ри­зм бу­ен­ча ра­йон бү­ле­ге ак­тив кат­наш­ты. Оль­га Лав­ренть­е­ва, бү­лек на­чаль­ни­гы

    Ел бу­ен­ча "Бер­дәм Рос­си­я"­нең Яшь гвар­ди­я­се" иҗ­ти­ма­гый оеш­ма­сы бе­лән бер­лек­тә без­нең бү­лек та­ра­фын­нан яшь­ләр ара­сын­да сә­ла­мәт яшәү рә­ве­ше алып ба­ру­ны про­па­ган­да­лау­чы "Яшь­ләр сы­ра эчем­ле­ге­нә кар­шы", "Экст­ре­мизм­га - юл юк!" дип атал­ган ак­ци­я­ләр, "Мин - ал­ко­го­лизм­га кар­шы" те­ма­тик дис­ко­те­ка үт­кә­рел­де, 1 де­кабрь­дә исә, Ха­лы­ка­ра СПИД­ка кар­шы кө­рәш кө­не­нә ту­ры ки­те­реп, тра­ди­ци­я­гә әве­рел­гән ак­ци­я­ләр үт­кә­ре­лә­чәк.

    Бү­лек яшүс­мер­ләр һәм яшь­ләр бе­лән ге­нә эш­лә­ми, шу­лай ук ра­йо­н ярыш­ла­рын­да кат­на­шу өчен предп­ри­я­тие һәм оеш­ма­лар­ның хез­мәт кол­лек­тив­ла­рын да җә­леп итәр­гә ты­ры­ша. Ми­сал өчен, ел бу­е­на во­лей­бол, ми­ни-фут­бол, бас­кет­бол бу­ен­ча ра­йон чем­пи­о­нат­ла­ры, "Ә­ти, әни, мин - спорт сө­ю­че га­и­лә" дип атал­ган га­и­лә­ я­рыш­ла­ры, оеш­ма­лар һәм авыл җир­лек­лә­ре ара­сын­да спар­та­ки­а­да­лар, "Рә­сәй чаң­гы эзе", "Та­тарс­тан крос­сы", "Физ­куль­ту­ра­чы­лар кө­не", "Рес­пуб­ли­ка кө­не" мас­са­кү­ләм ярыш­ла­ры үт­те. Әле­ге ярыш­лар­да 1477 ке­ше кат­наш­ты. РЭЭЧ, ГТХ, РҮХ, ЭЭБ ке­бек оеш­ма­лар бар­лык ярыш­лар­да да иң ак­тив кат­на­шу­чы­лар­дан са­на­ла.

    Яңа Чиш­мә ра­йо­ны ко­ман­да­ла­ры 9 ай эчен­дә тү­бән­дә­ге рес­пуб­ли­ка ярыш­ла­рын­да бер­ни­чә тап­кыр приз­лы урын­нар яу­ла­ды­лар: "А­выл яшь­лә­ре" (43 ра­йон ара­сын­да 27 нче урын), "Сәл­амәт­лек" (45 ра­йон ара­сын­да 8 урын), "ТНВ-ТЯГ" (18 ра­йон ара­сын­да 4 урын), гер спор­ты бу­ен­ча бе­рен­че­лек­тә (8 ра­йон ара­сын­да 2 урын) һәм ТР­ның бе­рен­че Пре­зи­ден­ты при­зы­на та­тар-баш­корт кө­рә­шен­дә (46 шә­һәр һәм ра­йон ара­сын­да 13 урын). Алар­да бар­лы­гы 202 ра­йон спорт­чы­сы кат­наш­ты. Ак­ци­я­ләр­дә, ра­йон һәм рес­пуб­ли­ка спорт ярыш­ла­рын­да 296800 сум ак­ча са­рыф ител­де.

    Җәй­ге чор­да "А­җа­ган" яшүс­мер­ләр клу­бы та­ра­фын­нан "Фа­кел" сә­ла­мәт­лән­де­рү ла­ге­рын­да һәм па­лат­ка­лар­дан тор­ган "Ар­га­мак" ла­ге­рын­да ба­ла­лар­ның ялы оеш­ты­рыл­ган иде.

    ТР яшь­ләр эш­лә­ре, спорт һәм ту­ризм бу­ен­ча ми­нистр­лык хи­са­бы­на БЯСМ­га 500000 сум­лык спорт ин­вен­тарь­ла­ры: бас­кет­бол­чы­лар һәм фут­бол­чы­лар өчен 20 шәр комп­лект спорт ки­ем­нә­ре, хок­кей кә­шә­кә­лә­ре, бас­кет­бол туп­ла­ры, өс­тәл тен­ни­сы өчен ра­кет­ка­лар са­тып алын­ды. Яшь­ләр бү­ле­ге спорт­чы­лар са­фы та­гы да ту­лы­ла­ныр дип өмет­лә­нә һәм ба­ры­сы­на да сә­ла­мәт яшәү рә­ве­ше алып ба­рыр­га, ат­на­сы­на бер тап­кыр бул­са да спорт зал­ла­ры­на ча­кы­ра.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: