Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Сәламәтлек өчен файдалы спорт бәйрәме

15 сентябрьдә яңачишмәлеләр “Татарстан кроссы – 2018“ Бөтенрәсәй йөгерү көне кысаларында стартка чыкты.

Укучылар, район  үзәгендәге предприятие һәм оешма хезмәткәрләре катнашында йөгерүгә старт сәгать  10 да “Яңа Чишмә хәбәрләре“ газетасы редакциясе бинасы  янында бирелде һәм мәдәният һәм ял паркы янында төгәлләнде. Шушы 2 км  араны яңачишмәлеләр  бердәм булып узды, ә финишның кызыл тасмасын беренче булып Булат Вафин үтте. Әйтергә кирәк, монда көрәш җитди булды – тасма янына берьюлы 1 урынга дәгъва кылучы 4 претендент килеп җитте һәм җиңүченең фамилиясен фотофиниш атады дияргә була.
Барлык дистанциядә йөгерүчеләрне туганнары, дуслары, танышлары каршы алды. Шунысын да әйтергә кирәк, бу шимбә көне аеруча да аяз, тыныч иде, шуңа да күпләр әлеге спорт акциясен хуплады: катнашучылар да, җанатарлар да. “Пенсионерлар берлеге“ оешмасы әгъзалары да тулы составта һәм спорт киемнәреннән  килгән. Алар физкультураны һәм спортны бик яраталар,  “Олимп“ УСЗ һәм “Жемчужина“ бассейнына даими йөрүчеләр булып торалар.
Старт  алдыннан йөгерүдә катнашучыларны район  башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек начальнигы Андрей Абрамовлар сәламләде, һәммәсен дә Йөгерү көне белән котлап, ныклы исәнлек, уңышлы старт һәм финиш теләделәр. Җитәкчеләрнең кайберләре үзләре  дә кросста катнашты: бу Ринат Фәсахов, Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты  җитәкчесе Алексей Иванов һ.б. Шушы массакүләм стартта даими катнашучы БСМ укытучысы Алексей Немцовны финишта көчле алкышлар белән сәламләделәр. Мәктәп  укучылары исә аеруча теләп катнашты. Гаилә белән катнашучылар да байтак иде: бу балалары белән әти-әниләр. 
Фиништан соң катнашучыларның барысы да бүләкләү тантанасына – мәдәният һәм ял паркына  юнәлде. Тик башта  “Жемчужина“ бассейны хезмәткәрләре аларны өстәл  янына чакырды. Алар акция кунаклары һәм йөгерүдә катнашучылар өчен кайнар чәй, бал, төрледән-төрле вареньелар һәм коймак әзерләгәннәр. Барысы да рәхәтләнеп сыйланды.
Мәйданчыкта спортның башка төрләре  белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен теннис өстәле һәм бадминтон өчен челтәр дә куйганнар.
Сәхнәдәге призерлар пьедесталына чиратлашып төрле  номинацияләрдә җиңүчеләрне чакырдылар.  “Иң яшь катнашучы“ номинациясендә 6 яшьлек Дима Михайлов диплом һәм бүләк алды. Ул, әнисе сүзләре буенча, бөтен дистанцияне диярлек йөгереп узган, башкарып чыга алуына бик сөенгән. Кечкенә сыйныфлар  укучысы Николай Калмыковны “Җиңүгә омтылган өчен“ бүләкләделәр, “Иң җитезе“ Булат Вафин, “Иң өлкәне“ – Алексей Немцов, “Иң спорт  гаиләсе“ булып Саматовлар (әтисе һәм  улы) гаиләсен атадылар. Бүләкләрне Ринат Фәсахов һәм Андрей Абрамовлар тапшырды, алар барысына да актив катнашулары өчен рәхмәт  белдерделәр. Җиңү яулау мөһим түгел, ә иң мөһиме – бүгенге  йөгерү һәр  катнашучының  сәламәтлеге өчен файдалы булуда, яхшы кәеф тудыруда. Бу көнне барлык авыл җирлекләрендә дә йөгерүләр  булып үткән, монда ике мең ярымнан артык   кеше катнашкан.   
Ольга Иванова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев