Сәламәтлек һәрнәрсәгә баш
7 апрельдә "Олимп" УСЗда Яңа Чишмә районы авыл җирлекләре җыелма командалары арасында ярышлар үтте. Сәламәт яшәү рәвешен якын иткән - спортны яратучы 12 команда спортның 5 төре буенча ярыштылар (өстәл теннисы, армрестлинг, гер спорты, урыннан озынлыкка сикерү, аркан тартышу, шашка). Спартакиадада Акъяр, Архангел, Акбүре, Зирекле, Кр. Октябрь, Ленино, Яңа Чишмә,...
7 апрельдә "Олимп" УСЗда Яңа Чишмә районы авыл җирлекләре җыелма командалары арасында ярышлар үтте.
Сәламәт яшәү рәвешен якын иткән - спортны яратучы 12 команда спортның 5 төре буенча ярыштылар (өстәл теннисы, армрестлинг, гер спорты, урыннан озынлыкка сикерү, аркан тартышу, шашка). Спартакиадада Акъяр, Архангел, Акбүре, Зирекле, Кр. Октябрь, Ленино, Яңа Чишмә, Петропавел, Тубылгытау, Әдәмсә, Чуаш Чабаксары, Шахмай авыл җирлекләре командалары катнашты.
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек начальнигы Ольга Лаврентьева спартакиаданы ачып җибәреп, барысын да сәламәтлек көне белән котлады, катнашучыларга уңышлар теләде һәм иң яхшы теннисчылар, шашкачылар, иң оста сикерүчеләр һ.б. спортның һәр төре буенча республика ярышларында район данын яклаячак. 2-3 нче урыннарны яулаучыларга һәм җиңүчеләргә бүләкләр вәгъдә итү дә катнашучыларның кәефләрен күтәреп җибәрде. Командалар капитаннары - авыл җирлекләре башлыклары командаларга үрнәк күрсәттеләр, алар барлык төр ярышларда да катнаштылар һәм спортта яхшы хәзерлектә булуларын күрсәттеләр. Оештыручылар - яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек һәм БЯСМ - спартакиадада катнашучыларга рәхмәт белдерделәр. Менә җиңүчеләрнең исемнәре: гер спорты - Тубылгытаудан Владимир Валасеев (70 кг-га чаклы авырлык үлчәмендә), Зирекледән Илсур Нәбиуллин (80 кг-га чаклы) һәм Илгиз Садыйков (80 кг-нан артык); урыннан озынлыкка сикерүдә - Эльвира Кәлимуллина (Шахмай), Петр Федотов (Тубылгытау); шашка - Лилия Борисова (Әдәмсә) һәм Юрий Первушин (Яңа Чишмә); өстәл теннисы - Альбина Якимкина (Яңа Чишмә) һәм Дмитрий Подопрелов (Архангел Бистәсе); төрле авырлык үлчәмендә армрестлинг - Шахмай авылы хатын-кызларында беренче 4 урын - Гөлназ Мөхәммәдиева, Илсөяр Илалова, Әнисә Гыйльметдинова, Гөлназ Нуруллина, аларга Зирекледән Гөлҗиһан Габбасова да кушыла. Армспортта иң көчлеләр түбәндәгеләр: Фоат Кәбиров (Кр. Октябрь), Александр Кузнецов (Яңа Чишмә), Рәдиф Хәлилов (Тубылгы Тау), Айрат Кашапов (Зирекле), Николай Суворов (Яңа Чишмә). Аркан тартышуда Ленино АҖ командасы җиңде. Командалар буенча спартакиаданың гомуми нәтиҗәсе түбәндәгечә: 1 урын - Зирекле авыл җирлеге, 2 урын - Тубылгы Тау АҖ, 3 урын - Шахмай АҖ.
Ольга ИВАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев