Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Сәламәтлек – үз кулыбызда

Физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнү - авырулар профилактикасы, сәламәтлекне ныгыту, эшкә сәләтлелекне югары дәрәҗәдә тотуның бер юлы. Бу хакта истә тотып, Яңа Чишмә районында предприятие һәм оешмалар арасында спартакиадалар үткәрелә. Спартакиаданы оештыручылар - яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек, БЯСМ сәнәгать предприятиеләре һәм оешмалар коллективларында спорт-савыктыру эшләрен...

Физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнү - авырулар профилактикасы, сәламәтлекне ныгыту, эшкә сәләтлелекне югары дәрәҗәдә тотуның бер юлы.

Бу хакта истә тотып, Яңа Чишмә районында предприятие һәм оешмалар арасында спартакиадалар үткәрелә. Спартакиаданы оештыручылар - яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек, БЯСМ сәнәгать предприятиеләре һәм оешмалар коллективларында спорт-савыктыру эшләрен алга таба да яхшырту, район халкын физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, әлеге өлкәдә көчле коллективларны ачыклауны үзләренең максатлары итеп куялар.
28 мартта "Олимп" УСЗ-да һәм "Жемчужина" бассейнында Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә оештырылган спартакиада район предприятиеләре һәм оешмаларыннан 26 команда җыйган. Ярышларны ачып җибәреп, яшьләр бүлеге начальнигы Ольга Лаврентьева һәм БЯСМ директоры Валерий Кузнецов барлык катнашучыларга сәламәтлек, җиңү, югары күрсәткечләргә ирешүләрен теләделәр.
Бу юлы командалар гер спорты (ир-атлар), аркан тартышу, өстәл теннисы, шашка, урыннан озынлыкка сикерү, бадминтон, йөзү ярышларында көч сынаштылар. Спортчыларның күпчелеге - мондый ярышларда даими катнашучылар, алар арасында үз спорт төре осталары бар (гер спорты, өстәл теннисы, шашка). Кайсылары беренче тапкыр катнаша, алар арасында мәдәният бүлеге командасы вәкиле, йөзү ярышында катнашучы Гөлирә Наумова:
-Ярыйсы, бик ошады, беренче үк булмасам да, сәламәтлек өчен файдалы, - ди. Киеренке көрәштән соң спортның һәр төрендә үз командаларына очко өстәп, шәхси исәптә җиңүчеләр ачыкланды. Алар: урыннан озынлыкка сикерүдә Петр Питеркин (полиция) һәм Илсөяр Илалова (РМБ), шашка буенча - Надежда Супова (авыл хуҗалыгы идарәсе) һәм Гомәр Хәлиуллин (Росрееестр), өстәл теннисында - РҮХ командасыннан Рәфис Вафин һәм Полина Голикова, гер спортында - Рузил Әхмәтвәлиев (РҮХ) һәм Евгений Леонов (гимназия), бадминтонда - Айнур Фәтхетдинов (райгаз) һәм Наира Арутюнян (РМБ), йөзүдә - Рузил Әхмәтвәлиев (РҮХ) һәм Татьяна Зарубина (ГТХМ). Шәхси исәптә призлы урыннар алучылар арасында 7 төрдәге спорт буенча КМС заводы (гер спорты), Яңа Чишмә музее һәм үзәк китапханә (озынлыкка сикерү), мәшгульлек үзәге, район башкарма комитеты, райгаз, аграр колледж (шашка), РҮХ, ДИПИ, социаль яклау бүлеге (бадминтон) хезмәткәрләре булды. Ветеринария берләшмәсе өстәл теннисы буенча ике призлы урын алды, йөзүдә райгаз, ветеринария берләшмәсе, ГТХ идарәсе, китапханә хезмәткәрләре аерылып тордылар, өстәл теннисында авыл хуҗалыгы идарәсеннән дә призлы урын алучы булды. Аркан тартышу ярышы катнашучылар һәм җанатарлар арасында көчле эмоцияләр уята. Бу юлы да шулай булды. Киеренке көрәштә ветеринария берләшмәсе командасы аграр колледжны җиңде, Яңа Чишмә РҮХ өченче урынга чыкты.
Оешмалар һәм предприятиеләр командалары арасында спартакиаданың гомуми нәтиҗәсе буенча Яңа Чишмә РҮХ - беренче, райгаз - икенче, ветеринария берләшмәсе - өченче урында. Яшьләр бүлеге начальнигы Ольга Лаврентьева җиңүчеләрне һәм призлы урыннар яулаучыларны бүләкләп:
-Барлык командаларның да әйбәт әзерләнүен билгеләп үтәргә кирәк, барлык оешма һәм предприятие җитәкчеләренә үз коллективларын оештырып әзерли алганнары, үзләренең, хезмәткәрләренең сәламәтлегенә битараф калмаганнары өчен рәхмәт белдерәсе килә, - диде.
-Теге яки бу сәбәпләр аркасында үз командалары белән ярышларда катнашмаган оешмаларны да атап үтми булмый, бу - электр челтәрләре, РЭЭЧ, редакция, ПИЗО, суд приставлары хезмәте, ТКХ КПП һәм барлык банклар.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев