Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

«Сәләт һәм ихтыяр» фестивале

12 сентябрь көнне Чирмешән районы мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең «Сәләт һәм ихтыяр» дигән район фестивале булып узды.

Бу чара Чирмешән районында инвалидлар җәмгыяте оешуының 5 еллыгына багышланган. Район инвалидлар җәмгыяте соңгы берничә елда үз эшчәнлеген активлаштырып, зур оешмага әверелде. Бу фестивальдә катнашырга Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта социаль хезмәт алучылар да барды.
  Язмыш инвалидлар өчен даими сынаулар тудыра, әмма аларның һәрберсе тормыш сөючәнлеге, рухи байлык һәм оптимизм кебек сыйфатларга ия. Алар арасында спорт, иҗат, кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Узган фестиваль дә моңа ачык дәлил булды. Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова оештырган очрашу бик җылы шартларда үтте. Фестиваль программасында иҗади эшләр һәм милли ашлар, концерт номерлары һәм спорт өстәл адаптив уеннарында катнашу каралган иде. Безнең учреждениедән фестивальдә 5 кеше катнашты. Дартс, бочче, джакколо, шлаффлборд, шашка, новус армрестлинг уйнадылар. Шулай ук күргәзмәдә арт-терапия дәресләрендә ясалган иң яхшы иҗади эшләрен тәкъдим иттеләр. Миңнуллин Ринат кул көрәше һәм джакколо буенча өченче урынны алды. Кошкин Марат «Бочче» уены буенча икенче урынга лаек булды. Аларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Фестиваль тәмамлангач, безне Чирмешән инвалидлар җәмгыяте  йортына чакырдылар. Бу бик матур бина, анда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән чаралар үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылган.
 Чирмешәндә булу мөмкинлеге булганга без бик шат. Монда бик күп кешеләр белән таныштык. Мондый фестивальләр һәм бәйрәмнәр бик кирәк, чөнки алар тормышка стимул бирә, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең үз-үзләренә ышаныч һәм көч өсти, кешеләрнең талантларын ачарга булыша.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X