Спартакиада үтте
Шимбә көнне "Олимп" универсаль спорт залында район мәктәпләре укучылары арасында спартакиада үткәрелде. Мәктәп укучылары спортның 7 төре буенча: армспорт (үсмер егетләр һәм кызлар), гер күтәрү (үсмерләр), тупны боҗрага ыргыту (үсмерләр һәм кызлар), урыннан сикерү (үсмер егетләр һәм кызлар), яткан җирдән гәүдәне бөгү (кызлар), перекладинада тартылу (үсмерләр), аркан тартышу буенча көч...
Шимбә көнне "Олимп" универсаль спорт залында район мәктәпләре укучылары арасында спартакиада үткәрелде.
Мәктәп укучылары спортның 7 төре буенча: армспорт (үсмер егетләр һәм кызлар), гер күтәрү (үсмерләр), тупны боҗрага ыргыту (үсмерләр һәм кызлар), урыннан сикерү (үсмер егетләр һәм кызлар), яткан җирдән гәүдәне бөгү (кызлар), перекладинада тартылу (үсмерләр), аркан тартышу буенча көч сынаштылар.
Ярышларда 15 урта мәктәп командасы һәм ҺУ укучылары катнашты. Укучыларны бик әйбәт хәзерләгән физкультура укытучыларының эшен уңай бәяләп үтү кирәк. Гимназиядә (Г.М. Первушина, Е.А. Леонов), Шахмай (Р.Р. Мифтахетдинов), Яңа Чишмә (Е.С. Гладкова), Акъяр (И.С. Гайнуллин), Тубылгы Тау (Р.А. Гатин), Петропавел (С.Н. Ерохин), Зирекле (И.Г. Сафин) урта мәктәпләрендә укучылар белән даими шөгыльләнәләр. Шушы мәктәп укучылары призлы урыннарны күп яулап, команда исәбенә очколарны арттырдылар. Очколарны санаганнан соң иң көчле команда ачыкланды - ул Шахмай урта мәктәбе командасы. Без аларны җиңүләре белән котлыйбыз. Сынатмагыз, балалар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев