Спорт дуслаштыра
17 мартта район үзәгендәге бюджет оешмалары һәм учреждениеләре вәкилләре катнашында үткән традицион язгы спартакиада "Олимп" УСЗ-да спортны яратучыларны җыйды.
29 команда физик хәзерлек һәм спортта осталык дәрәҗәсен күрсәтте. Быелгы чара катнашучыларның күплеге һәм активлыгы белән аерылып торса да, кызганычка каршы, кайбер оешмалар команда җыеп җибәрмәгәннәр иде. Спортчылар бик күңелле, җиңел һәм зур теләк белән ярыштылар. Ярышта катнашучыларны сәламләгән Вячеслав Козловның сүзләре дә зур роль уйнады, ул физкультураның һәм спортның тормышыбызда мөһим урын тотуына басым ясады. Һәрдаим югары нәтиҗәләргә ирешкән актив командалар акчалата бүләкләнәчәк, дип белдерде. Урыннан торып озынлыкка сикерү, гер күтәрү, өстәл теннисы, армрестлинг буенча берничә сәгатькә сузылган ярышларда көчлеләр ачыкланды. Шашка яратучылар исә "Олимп"ның конференц-залында турнир үткәрделәр. Оешма җитәкчеләре спортның барлык төрләрендә үз кул астында эшләүчеләргә азарт, көч-куәт, җитезлек, җиңүгә омтылыш үрнәге күрсәттеләр. Кызганыч, җитәкчеләрнең дә барысы да килмәгән иде. Ярышларның соңгысы - иң дулкынландыргыч тамаша - җыелма (ир-атлар һәм хатын-кызлар) командалар арасында аркан тартышу булды.
Спартакиадага йомгак ясап, спорт яңа дуслар һәм тарафдарлар тапкан дип ышанып әйтергә мөмкин. Катнашучыларның барысы да яхшы үрнәк һәм югарыга омтылуларын күрсәттеләр. Җиңүчеләр һәм призерлар шәхси зачетта яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек тарафыннан бүлеп бирелгән акчаларга алынган дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Командаларга - призерларга дипломнар һәм кубоклар тапшырылды. РМБ командасы беренче урынны, бертигез очколар белән РЭЭЧ һәм полиция бүлекчәсе командалары - икенче, БЯСМ һәм РҮХ командалары өченче урынны бүлештеләр. Яшьләр бүлеге спартакиадада катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерә, аларга эшләрендә уңышлар, спортта яңа җиңүләр тели.
Ольга ИВАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев