Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спорт конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә

4 декабрьдә Яңа Чишмә «Олимп» УСЗда дини конфессияләр вәкилләре арасында мини-футбол буенча иптәшләрчә матч узды.


Барлык җыелучыларны район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Нәзирә Кашапова, Симеон атакай һәм район имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов җылы сәламләделәр. Алар билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар дуслыкны, тынычлыкны, татулыкны һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә.
Спортчылар 4 командага бүленде һәм кызыклы футбол турниры узды. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Ярышлардан соң бергәләп чәй эчтеләр. Шундый очрашулар алда да булсын иде дигән теләктә каласы килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев