Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спорт корылмасы сафка басты

Татарстан - профессионаллар өчен дә, спортны сөючеләр өчен дә башкалада гына түгел, һәр районда һәм һәр авылда спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылган уникаль төбәк. 2013-2014 елларда гына да Татарстанда 322 спорт мәйданчыгы төзелгән. Спорт мәйданчыклары төзү республика президент программасы буенча Яңа Чишмә районында соңгы өч елда өч универсаль спорт...

Татарстан - профессионаллар өчен дә, спортны сөючеләр өчен дә башкалада гына түгел, һәр районда һәм һәр авылда спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылган уникаль төбәк. 2013-2014 елларда гына да Татарстанда 322 спорт мәйданчыгы төзелгән.

Спорт мәйданчыклары төзү республика президент программасы буенча Яңа Чишмә районында соңгы өч елда өч универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән: 2013 елда - район үзәгендә, 2014 елда - Шахмай һәм Ленино авылларында. Монда футбол, волейбол, баскетбол уйнарга мөмкин, район үзәгендәге мәйданчыкта таганнар, швед дивары, таучыклар (горки), өстәл теннисы өчен өстәл, тренажерлар бар.
Быелгысы елда тагын ике спорт мәйданчыгы сафка басачак - Архангел Бистәсендә һәм Зирекледә. Шуларның берсен - Архангел Бистәсендә - 5 августта тантаналы шартларда ачу чарасы булды. Моңа республика бюджетыннан 2,5 млн.сум акча бүлеп бирелгән. Мәйданчык мини-футбол уены өчен махсуслаштырылган.
-Без аны төзегәндә җирле команданың теләген дә исәпкә алдык, - дип сөйли Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек начальнигы Ольга Лаврентьева. - Тренер Дмитрий Подопрелов җитәкчелегендәге егетләр даими рәвештә республика ярышларында чыгыш ясыйлар һәм мини-футбол буенча Татарстан командаларының беренче унлыгында тора.
-Агымдагы елда районда республика программалары буенча берничә объект сафка басачак, - дип билгеләп үтте район башлыгы Вячеслав Козлов. -Бүген шуларның берсен ачачакбыз, 1 сентябрьгә чаклы тагын берничә объектта өй туе үтәчәк.
Ул архангеллыларны шушы әһәмиятле вакыйга белән котлады һәм спорт мәйданчыгы беркайчан да буш тормасын, дип теләде.
Җирле АҖ башлыгы Нина Сердюк намуслы эшләгәннәре өчен төзүчеләргә рәхмәт белдерде һәм аларның җитәкчеләре Мио Манукянга истәлекле бүләк тапшырды. Мини-футбол буенча җирле команда тренеры Дмитрий Подопрелов шундый матур бүләк өчен республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәт белдереп, команда белән яңа газонга беренче тренировкага ашыкты. Тупны беренче булып район башлыгы типте һәм ул сынатмады да - гол кертте.
Җирле артистлар чыгышы һәм спорт мәйданчыгын ачу чарасыннан төшерелгән фотоларны безнең novoshishminsk.ru сайтыннан карагыз.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев