Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • «Спорт – ул минем тормышым»

    Яңа Чиш­мә­дә­ге БЯСМ тре­не­ры Ва­ле­рий Куз­не­цов­ны һич ике­лә­нү­сез уни­вер­саль тре­нер дип атар­га мөм­кин. Ул спорт­ның төр­ле төр­лә­ре - фут­бол, во­лей­бол, бас­кет­бол, хок­кей һ.б. бу­ен­ча көч­ле ко­ман­да хә­зер­ли ала. Бе­ле­мен һәм хә­зер­ле­ген ул Әл­мәт­тә­ге фи­зик куль­ту­ра тех­ни­ку­мын­да чар­ла­ган, тәҗ­ри­бә­се дә җи­тәр­лек - 17 ел ра­йон­да­гы ба­ла­лар спорт оеш­ма­сын­да эш­ли.

    Нәкъ ме­нә 17 ел ул бу­ла­чак спорт­чы­лар, ра­йон һәм рес­пуб­ли­ка чем­пи­он­на­ры, көч­ле, фи­зик як­тан чы­дам егет­ләр тәр­би­я­ли, нәкъ ме­нә аның яр­дә­ме бе­лән бу яшь­ләр спорт бе­лән дус­лаш­кан. Ул - Яңа Чиш­мә ба­ла­лар-яшүс­мер­ләр спорт мәк­тә­бе ое­шу­ның ба­шын­да тор­ган ке­ше ди­яр­гә дә мөм­кин. Тех­ни­кум тә­мам­лап кайт­кач, ул өч ел яшь ту­рист­лар стан­ци­я­сен җи­тәк­ли, ан­нан ба­ла­лар-яшүс­мер­ләр фи­зик хә­зер­лек клу­бын (ДЮКФП) әй­ди, 2006 ел­да ул БЯСМ итеп үз­гәр­те­лә. Ва­ле­рий Вик­то­ро­вич бе­рүк ва­кыт­та ди­рек­тор ва­зый­фа­сын да уңыш­лы баш­ка­ра, ак­тив тре­нер бу­лып та то­ра. 2011 ел­дан БЯСМ ди­рек­то­ры урын­ба­са­ры бу­ла­рак ул җа­ны-тә­не бе­лән укы­ту-тәр­бия эше­нә чу­ма. Мәк­тәп­тә чак­та ук ул һө­нәр сай­лау­да ике­лән­ми, физ­куль­ту­ра бе­лән спорт­ны ярат­кан­га үзе укы­ган Яңа Чиш­мә гим­на­зи­я­сен­дә физ­куль­ту­ра укы­ту­чы­сы бу­лып эш­ли баш­лый, ТИН дә­рес­лә­ре дә укы­та. Хә­зер Ва­ле­рий Вик­то­ро­вич бас­кет­бол бу­ен­ча уку­чы­лар ко­ман­да­сын өй­рә­тә. Күп­тән тү­гел иреш­кән уңыш­ла­ры - җи­ңү­лә­ре - уку­чы­лар ко­ман­да­ла­ры ара­сын­да­гы рес­пуб­ли­ка Спар­та­ки­а­да­сын­да икен­че урын. Аның җи­тәк­че­ле­ген­дә шу­лай ук 17 һәм ан­нан да өл­кән­рәк яшь­тә­ге яшүс­мер­ләр­дән тор­ган 5 во­лей­бол ко­ман­да­сы шө­гыль­лә­нә, алар Яңа Чиш­мә ра­йо­ны авыл җир­лек­лә­ре ара­сын­да бер­ни­чә мәр­тә­бә чем­пи­он бул­ган­нар.

    - Спорт - ул ми­нем тор­мы­шым, аң­лы рә­веш­тә сай­лан­ган юл. Эш­тә ба­ла­лар бе­лән ара­ла­шу бик тә ошый, алар бе­лән бер­гә ат­лар­га ты­ры­шам. Алар бе­лән за­ня­ти­е­ләр үт­кә­рү ар­ка­сын­да үзем­не дә то­нус­та то­там.

    Ул чит­тән то­рып Ка­зан икъ­ти­сад, ида­рә һәм хо­кук инс­ти­ту­тын­да юга­ры бе­лем ал­ган. Ба­ла­лар спорт ярыш­ла­рын­да (ве­лок­росс, чаң­гы һ.б.) ак­тив кат­на­шу­чы 14 яшь­лек кы­зы Уль­я­на­да да спорт­ка ка­ра­та мә­хәб­бәт тәр­би­я­лә­гән. Ха­ты­ны Оль­га да ире бе­лән кыз­ла­ры­ның ма­вы­гу­ын хуп­лый.

    Яңа уку елы баш­ла­ныр­га да күп кал­ма­ды, тиз­дән БЯСМ-гә йө­рү­че­ләр спорт бе­лән шө­гыль­лә­нер­гә ки­лә­чәк, тре­нер­лар һәм бү­ген­ге ге­ро­е­быз яр­дә­мен­дә алар­ны ал­да яңа спорт ка­за­ныш­ла­ры кө­тә.

    Оль­га ИВА­НО­ВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: