Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спорт – ул сәламәтлек чыганагы

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлеккә бик тә мөһим бурычлар йөкләнгән: яшьләрне актив, "сәламәт тәндә - сәламәт акыл" принцибында тәрбияләү, район халкының барлык катламы арасында, аларны физкультура һәм спортка җәлеп итеп, спорт- массакүләм эшләр оештыру. 2014 елда бүлекнең ничек эшләве турында бүлек начальнигы Ольга Лаврентьева сөйләде: -Авылда физкультура-спорт эшенең...

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлеккә бик тә мөһим бурычлар йөкләнгән: яшьләрне актив, "сәламәт тәндә - сәламәт акыл" принцибында тәрбияләү, район халкының барлык катламы арасында, аларны физкультура һәм спортка җәлеп итеп, спорт- массакүләм эшләр оештыру. 2014 елда бүлекнең ничек эшләве турында бүлек начальнигы Ольга Лаврентьева сөйләде:
-Авылда физкультура-спорт эшенең төп формасы - төрле категориядәге катнашучылар арасында спартакиадалар (балалар бакчалары, мәктәпләр, оешмалар һәм учреждениеләр коллективлары), спорт бәйрәмнәре, әһәмиятле даталар уңаеннан массакүләм ярышлар үткәрү. Болардан тыш, календарь план нигезендә спортның төрле төрләре буенча ярышлар үткәрелә.
-Районда физкультура һәм спортны үстерү өчен бүгенгесе көндә нинди шартлар булдырылган?
-Районда 96 спорт корылмасы эшли, 2014 елда дүрт авылда тагын 4 универсаль спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылды. БЯСМ һәм "Аҗаган" яшүсмерләр клубы секцияләренә хәзер актив төстә 782 бала йөри. Без район һәм республика ярышларында иң актив катнашучылар булып торган "Пенсионерлар берлеге", "Ветераннар берлеге" һәм "Инвалидлар җәмгыяте" кебек иҗтимагый оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Районда спорт төрләре буенча 15 федерация эшли, алар мөстәкыйль рәвештә районның төрле категория кешеләре белән спорт чаралары оештыралар һәм үткәрәләр. Үткәрелгән эшләр аркасында спортны, физкультураны үз итүчеләр, сәламәт тормыш рәвеше алып баручылар саны арта бара, алар хәзер 4302 кеше - район халкының 32%.
-Аның төрле төркемнәре белән нинди эшләр алып барыла?
-Спортка мәхәббәтне балалар бакчасыннан ук тәрбияли башлыйбыз. Районда мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә физкультура-сәламәтләндерү эшләрен башкару өчен кирәкле булган барлык шартлар да булдырылган. БЯСМ тренерлары мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән уеннар һәм спорт занятиеләрен график буенча үткәрәләр, балалар монда оешкан төстә шөгыльләнергә киләләр. Мәктәптә укучыларны атнага 3 сәгать физкультура дәресләре көтә, физкультура укытучылары белән мәктәп спорт секцияләре үтә.
Ел дәвамында тегеләре дә, болары да Физкультурачылар көне, "Татарстан чаңгы эзе", "Милләтләр кроссы" һ.б. массакүләм спорт чараларында катнашучылар булып тора. Балалар бакчаларында "Сәламәтлек атналары", спорт бәйрәмнәре, "Әти, әни, мин - спорт сөюче гаилә" дип аталган күңелле стартлар оештырыла. Мәктәпләрдә "Туган мәктәбең - спорт үренә беренче адым", "Наркотиклар урынына спорт", "Кече олимпия уеннары" һ.б. чаралар традициягә әверелде. Уку елы дәвамында авыллардан балаларны спорт объектларына алып килү оештырыла.
Армия хезмәтенә чакыру яше җитмәгән һәм җиткән егетләр белән хәрби- учет өстәле, РМБ, мәдәният бүлеге вәкилләре белән берлектә системалы рәвештә спорт чаралары үткәрелә. Алар арасында оборона-спорт эшләре, "Куркынычсызлык мәктәбе", "Имин тәгәрмәч" кебек слет-ярышлар, көч таләп итә торган күнегүләр конкурсы, "Ягез әле, егетләр!", "Армиядә хезмәт итү мактаулы!" дип аталган төрле акцияләр айлыгы бар. Яшүсмерләр белән эш мәктәптән үк башлана. Физик һәм хәрби хәзерлектән кала, патриотик тәрбиягә, әйтик, "Аҗаган", "Яшь армиячеләр, алга!", "Җиңү" кебек хәрби-спорт уеннарында, республика дәрәҗәсендәге хәрби-гамәли күп төр ярыш буенча спартакиадада катнашуга зур игътибар бирелә. Шуларның икесендә безнең мәктәп командалары призлы урыннар яуладылар, калганнарында иң яхшылар унлыгына керделәр.
"Олимп" УСЗ базасындагы өлкәннәр спорт секцияләрендә 1913 кеше шөгыльләнә, шул исәптә - 422 се - хатын-кызлар. Яшьләр эшләре бүлеге тарафыннан БЯСМ белән берлектә ай саен спорт төрләре буенча ярышлар, җиңел атлетика кроссы, оешмалар һәм предприятиеләр, авыл җирлекләре арасында Спартакиадалар оештырыла. Болардан тыш, 2014 елда "Олимп" УСЗ-да "Сәламәтлек" түгәрәге, сәламәтләндерү аэробикасы төркеме, мини-футбол, баскетбол, өстәл теннисы һәм махсус методика буенча инвалидлар төркеме эшләде.
Авыл җирлекләрендә өлкән яшьтәге халык өчен секцияләр эшен тренерлар - укытучылар (мәктәп укытучылары) оештыра, алар шулай ук барлык яшьтәге халык арасында спорт-массакүләм чаралар да үткәрәләр. Алар арасында уңай үрнәк - бу Шахмай АҖ-дә шушы җирлектәге өч авыл халкы арасында спортның берничә төре буенча ярышлар оештырып, "Авыл көне" үткәрүнең традициягә әверелүе.
Физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне физкультура һәм спортка җәлеп итү өчен без барлык шартларны да булдырабыз. Районда алар 1308 кеше, шул исәптә 56 сы балалар. 45 кеше системалы рәвештә физкультура белән шөгыльләнә (3,4%). 2014 елда алар катнашында инвалидлар ункөнлегенә багышланган спартакиадалар, ярышлар үткәрелде. Спортчы-инвалидлар өстәл теннисы, шашка һәм шахмат, йөзү, ату, җиңел атлетика буенча ТР Чемпионатларында катнаштылар, алар анда югары нәтиҗәләр күрсәттеләр - ике беренче урын һәм бер - икенче урын. "Жемчужина" бассейнында инвалид балалар төркеме белән йөзү белән махсус өйрәтелгән (укытылган) тренер шөгыльләнә. 2015 елда "РИТЭК" ААҖ социаль-мәдәни проектлар конкурсында откан һәм "Лукойл" хәйрия фонды акчаларына бассейнда терәк-хәрәкәт системалары зәгыйфь булган инвалидларны суга төшерү өчен махсус җайланма урнаштырылачак (БЯСМ филиалы мөдире О.Н. Быкова).
-2014 елда спорттагы җиңүләр һәм ниләргә ирешүегезне кыскача гына санап үтегез әле?
-2014 елда безнең район спортчылары 29 республика чемпионатында һәм турнирларда катнашты, җидесендә берничәшәр призлы урыннарга ия булдылар, дүртесендә - иң яхшы командалар унлыгына керделәр. Иң мөһим җиңүләр: гер спортында, волейболда, мини-футболда, бокста, кикбоксингта.
РМБ белән берлектә үткәрелә торган спорт эшләреннән декабрьдәге соңгы уңышларны билгеләп үтәсе килә. Яшь йөзүчеләр йөзү буенча БЯСМ ачык беренчелегендә 6 беренче һәм 3 шәр икенче һәм өченче урыннарны яуладылар, анда ТР-ның җиде районыннан 100 дән артык спортчы катнашты. Мәктәпләрдәге волейбол командалары БЯСМ призына ел саен үткәрелә торган турнирда яхшы хәзерлекләрен күрсәттеләр. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Петропавел Бистәсендә һәм Яңа Чишмәдә тантаналы шартларда ике хоккей тартмасы ачылды, 114 бала катнашында йөзү һәм дзюдо буенча турнирлар, йөзү буенча күрсәтмә фестиваль, ТР шәһәрләре һәм районнарыннан 70 тән артык спортчы катнашында район башлыгы призына бокс буенча республика турниры үтте, анда безнең боксчылар 7- беренче һәм 7 икенче урыннарны яуладылар. РМБ белән берлектә мәктәпләрдә "Хезмәткә һәм оборонага әзер" дип аталган спорт комплексын гамәлгә ашыруны дәвам итәбез. Безнең районда спорт һәм физкультура елдан-ел тагы да камилләшә бара дисәм, һич кенә дә ялгыш булмас дип уйлыйм, бигрәк тә үсеп килүче яшь буын арасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X