Спортчылар Физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр
11 августта һөнәри спортчылар, физкультураны, спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучылар Физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр. Бу көнне "Олимп" УСЗ территориясендә спорт чаралары һәм районда физкультура һәм спортны үстерүгә булышлык күрсәтүләре өчен БЯСМнең иң яхшы тренерларын, спортчыларны һәм АҖ башлыкларын бүләкләү тантанасы булып үтте. Спартакиада сәгать 10 да яшүсмерләр командалары арасында...
11 августта һөнәри спортчылар, физкультураны, спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучылар Физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр. Бу көнне "Олимп" УСЗ территориясендә спорт чаралары һәм районда физкультура һәм спортны үстерүгә булышлык күрсәтүләре өчен БЯСМнең иң яхшы тренерларын, спортчыларны һәм АҖ башлыкларын бүләкләү тантанасы булып үтте.
Спартакиада сәгать 10 да яшүсмерләр командалары арасында мини-футбол буенча турнирдан башланып китте. Көндезге сәгать 2 дә "Олимп" бинасына спортны яратучылар, районның өлкәнрәк һәм яшь спортчылары, йөгерүдә, велоузышта катнашучылар һәм ир-ат командалары өчен мини-футболда көч биреп торучылар килгән иде.
Яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Ольга Лаврентьева барлык спортчыларны бәйрәм белән котлады, аларга исәнлек-саулык, уңышлар, спортта яңа җиңүләр теләде. БЯСМнең дүрт тренерына ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча Министрлыкның бүләкләре тапшырылды: Илгизәр Сабировка, Рәис Мифтахетдиновка һәм Валерий Кузнецовка - Рәхмәт хатлары, ә тренер Ринат Гатинга Мактау грамотасы бирелде. Архангел АҖ башлыгы Нина Сердюк, Петропавел АҖ - Светлана Дворецкая һәм Зирекле АҖ башлыгы - Җәлил Гайфетдиновлар үз авыл җирлекләрендә физкультура һәм спортны үстерүгә үз өлешләрен керткән өчен район яшьләр бүлегенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Спортта югары күрсәткечләргә ирешкән 9 спортчы Дипломнар һәм бүләкләр белән билгеләп үтелделәр, менә алар: Евгений Логинов, Ленар Миннебаев, Динар Миннебаев, Раил Заһретдинов, Алинә Хәлилова, Алинә Хәсәнова, Булат Мусин, Илдар Сафин, Ринат Вәлиуллин. Чараның тантаналы өлешен район Мәдәният йортының "Зажигай" төркеме башкаруында спорт темасына багышланган җырлар бизәде.
Бәйрәмне җиңел атлетика кроссы һәм велокросс (Ленин урамы буйлап "Олимп"ка чаклы) дәвам итте. Кызлар һәм малайлар арасында 500 метр дистанциядә йөгерүдә байтак авыл җирлекләреннән килгән мәктәп укучылары катнашты. Узышта җиңү яулаучылар: Тубылгы Таудан Гөлчәчәк Исмәгыйлева һәм Архангел Бистәсеннән Сергей Петров.
Ир-егетләр арасында (VIР -йөгерүдә) 1000 метр дистанциядә финишка беренче булып Рәфис Вафин килде, хатын-кызлар арасында 500 метр арада иң җитезе Юлия Сәйфуллина булды, ә 1000 метр арада ир-егетләр арасында Зирекледән Илфат Садыйков беренче. Велосипедчылар арасында үткән ярышта (1км-га) Михаил Коновалов белән Рәшит Сабировлар җиңү яулады.
Аннан барысы да бергәләп ир-егетләр командалары арасында үткән футбол ярышын карарга юнәлделәр. Кискен көрәштә беренче урынга район үзәгеннән "КамАЗ" (яшүсмерләр) һәм "Фортуна" (зурлар) командалары ия булды, Спартакиаданың соңгы төре буенча ярышта - пневматик мылтыктан атуда балалар арасында Шахмайдан Рәйхан Зәйнуллина һәм Илнур Нуртдиновлар җиңүче булды. Өлкәннәр арасында җиңүчеләр: Яңа Чишмәдән Татьяна Кумпан һәм Тубылгы Таудан Петр Федотов. Барлык төр ярышларда да 1, 2 3 урыннарга ия булган призерларга яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең Мактау грамоталары тапшырылды.
Ярышлардан соң барысын да бәйрәм дискотекасы көтә иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев