Спортны яраталар
"Спортка вакытыңны кызганмасаң, сәламәт булырсың" - Ленино урта мәктәбенең физкультура укытучысы, волейбол буенча тренер-укытучы Илгизәр Сабировның эш һәм яшәү девизы әнә шундый. Әлеге вазыйфада ул 22 ел хезмәт куя һәм соңгы 11 елында БЯСМ-дә дәресләр бирә. Аның актив эшләве аркасында Ленино мәктәбе укучылары барлык район ярышларында алдынгы урыннарны яулыйлар, ОДМТ...
"Спортка вакытыңны кызганмасаң, сәламәт булырсың" - Ленино урта мәктәбенең физкультура укытучысы, волейбол буенча тренер-укытучы Илгизәр Сабировның эш һәм яшәү девизы әнә шундый. Әлеге вазыйфада ул 22 ел хезмәт куя һәм соңгы 11 елында БЯСМ-дә дәресләр бирә.
Аның актив эшләве аркасында Ленино мәктәбе укучылары барлык район ярышларында алдынгы урыннарны яулыйлар, ОДМТ һәм БЯСМ үткәргән бер генә спорт чарасыннан да читтә калмыйлар. Ә кичке вакытларда Илгизәр Тәбрис улы авыл яшьләре белән актив эш алып бара. Үзенең волейболчылар командасын булдырган һәм алар берничә еллар дәвамында район данын яклап киләләр һәм яхшы күрсәткечләргә ирешәләр. Быел аларның волейбол буенча ир-ат командалары арасында "Татарстан-Яңа гасыр" Республика иҗтимагый хәрәкәте призына ТР беренчелегенең зона ярышларындагы җиңүләрен билгеләп үтәсе килә, команда 3 урынны яулады (көзен финал уеннары булачак). Тренер үз эшен яратып башкара, спортка карата битараф түгел, кыскасы, үз эшенең остасы ул. Аның командасына түбәндәге спортчылар керә: Алексей Лавров, Евгений Константинов, Алексей Константинов, Петр Питеркин, Михаил Питеркин, Илгиз Әхмәтов, Илгиз Гамируллин, Александр Павлихин, Николай Пузиков, Николай Быков. Волейболчылар командасына зур рәхмәт белдерәсе килә һәм киләчәктә дә уңышлар, ә Илгизәр Тәбрис улына әле бик күп җиңүчеләр командасы тәрбияләвен телибез.
Ольга ЛАВРЕНТЬЕВА,
яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев