Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Суык та куркытмады

    Үт­кән шим­бә­дә чаң­гы спор­тын яра­ту­чы­лар "Рә­сәй чаң­гы юлы" дип атал­ган чи­рат­та­гы мас­са­кү­ләм ярыш­лар­да кат­наш­ты­лар. Ев­ге­ний СТА­РОВ

    Бу юлы ярыш­лар­ны оеш­ты­ру­чы­лар ярыш­лар­ны Са­бан­туй үт­кә­рә тор­ган урын­да - ип­под­ром­ны сай­ла­ган­нар. Чаң­гы ярыш­ла­рын­да бар­лы­гы 216 ке­ше кат­наш­ты. Көн су­ык һәм көч­ле җил бу­лу­га да ка­ра­мас­тан, ярыш­та кат­на­шу­чы­лар­ны бу бер дә кур­кыт­ма­ды. Спорт­чы­лар төр­ле дә­рә­җә­дә бул­са да, фи­ниш­ка бе­рен­че бу­лып ки­лү те­лә­ге ба­ры­сын­да да зур иде. Егы­лу­лар да бул­ды, ин­вен­тарь да ва­тыл­ды, әм­ма яры­шу­чы­лар­га бу кө­рәш­не дә­вам итәр­гә һәм 17 узыш­та иң ях­шы­ла­рын ачык­лар­га ко­ма­чау­ла­ма­ды. Узыш­ка иң бе­рен­че­ләр­дән бу­лып иң кеч­ке­нә­ләр - 1-2 сый­ныф­та уку­чы­лар юл тот­ты. Ма­лай­лар ара­сын­нан Чу­аш Ча­бак­са­ры мәк­тә­бен­нән Алек­сандр Фе­до­ров дис­тан­ци­я­не ба­ры­сын­нан да тиз­рәк үт­те, ә кыз­лар ара­сын­нан Зи­рек­ле­дән Илү­зә Га­фа­ро­ва бе­рен­че кил­де. 3-4 сый­ныф уку­чы­ла­ры ара­сын­нан - ма­лай­лар­дан Акъ­яр­дан Ра­нис Шәй­хет­ди­нов, кыз­лар­дан Әди­лә Гый­ма­ди­е­ва (Чер­туш­тан) бе­рен­че урын­ны яу­ла­ды­лар. 5-7 сый­ныф уку­чы­ла­ры ара­сын­нан җи­ңү­че­ләр: Мар­сель Мө­хәм­мәт­җа­нов (Чал­лы Ба­шы) һәм Алия Риз­ва­но­ва (Шах­май); 8-9 сый­ныф уку­чы­ла­ры ара­сын­нан: Ил­нар Са­би­тов һәм Гү­зәл Әх­мә­то­ва (Чал­лы Ба­шы); 10-11 сый­ныф уку­чы­ла­ры ара­сын­нан: Ри­наз Риз­ва­нов һәм Ай­гөл Мо­тый­гул­ли­на (Шах­май­дан).

    17-30 яшь­лек кыз­лар ара­сын­нан РҮХ­дән Люд­ми­ла Кар­та­шо­ва, ә егет­ләр ара­сын­нан Чал­лы Ба­шын­нан Ра­ил Ша­ки­ров фи­ниш­ка бе­рен­че­ләр­дән бу­лып кил­де­ләр. 31-45 яшь­лек­ләр ара­сын­да ха­тын-кыз­лар­дан На­талья Ни­ко­ла­е­ва (Чу­аш Ча­бак­са­ры), ир-ат­лар ара­сын­нан Ил­дар Гый­ба­дул­лин (Әдәм­сә) җи­ңү яу­ла­ды­лар. Олы­рак­лар ара­сын­нан өч чаң­гы­чы ярыш­ка чык­ты һәм, ип­тәш­лә­рен арт­та кал­ды­рып, Акъ­яр­дан Ил­ги­зәр Гай­нул­лин җи­ңү­че бул­ды.

    Ул көн­не VIP-пер­со­на узыш­ла­рын­да кат­на­шу­чы­лар аз бул­ды: ха­тын-кыз­лар ара­сын­да - ике, ир-ат­лар­да - ба­ры өч ке­нә ке­ше иде. Җи­тәк­че­ләр ара­сын­да "А­җа­ган" яшүс­мер­ләр клу­бы ди­рек­то­ры Гөл­шат Га­бет­ди­но­ва һәм ТР каз­на­чы­лык бү­ле­ге җи­тәк­че­се Ев­ге­ний Гуль­ков­ла­р җи­ңү яу­ла­ды.

    Ярыш­лар оеш­кан төс­тә уз­ды, әм­ма лә­кин спорт­чы­лар­га кай­нар чәй яки ко­фе эчеп җы­лы­нып алу мөм­кин­ле­ге бул­ма­ды, су­ык көн­дә ул бер дә ар­тык бул­мас иде. Кай­бер мәк­тәп­ләр шу­лай бу­ла­сын бел­гән­нәр ди­яр­сең, уку­чы­ла­ры­на тер­мос­лар­да кай­нар эчем­лек­ләр алып кил­гән­нәр.

    Рә­сем­нәр­дә: 1. Старт алу. 2. Пь­е­дес­тал­да 1-2 сый­ныф­лар ара­сын­да­гы узыш­лар­да җи­ңү­че­ләр, сул­дан уң­га: Р. Нә­гый­мов (Чер­туш), А. Фе­до­ров (Чув. Ча­бак­са­р) һәм А. Шәй­хет­ди­нов (Шах­май).

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: