Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Тагын бер спорт мәйданчыгы эшли башлады

Агымдагы елда республика программасы буенча безнең районда ике универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән иде. Аларның берсе Архангел Бистәсендә ачылды (бу хакта без яздык инде), икенче спорт мәйданчыгын ачу тантанасы Зирекле авылында үткән атна ахырында булып үтте. Заманча яңа спорт мәйданчыгы (монда теләге булганнарның барысы да физкультура белән шөгыльләнә һәм сәламәт тормыш...

Агымдагы елда республика программасы буенча безнең районда ике универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән иде.

Аларның берсе Архангел Бистәсендә ачылды (бу хакта без яздык инде), икенче спорт мәйданчыгын ачу тантанасы Зирекле авылында үткән атна ахырында булып үтте.
Заманча яңа спорт мәйданчыгы (монда теләге булганнарның барысы да физкультура белән шөгыльләнә һәм сәламәт тормыш рәвеше алып бара алачак) Зирекле лицее территориясендә урнашкан.
Спорт мәйданчыгын тантаналы шартларда ачу чарасында яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Ольга Лаврентьева, РҮХнең баш табиб урынбасары Рәфис Вафин катнашты. Җирле АҖ башлыгы Җәлил Гайфетдинов чарага җыелган авылдашларын әһәмиятле вакыйга белән котлады, яхшы эшләгәннәре өчен Мио Манукян җитәкчелегендәге төзүчеләргә, авылга шундый матур бүләк ясаганнары өчен республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Тантаналы шартларда тасманы кискәннән соң спорт мәйданчыгында беренче волейбол матчы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев