Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Татарстанның өметле яшьләре

    19 декабрьдә "Уникс" концерт залында 2013 ел нәтиҗәләре буенча Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче иң әйбәт спортчы-укучыларны һәм аларның тренерларын бүләкләү тантанасы булып узды.

    Араларында Дөнья, Европа, Рәсәй беренчелеге призерлары, беренче урынны яулаучылар, спортның команда төре җиңүчеләре бар иде. Дөнья призерлары номинациясендә Тубылгы Тау мәктәбенең 11 сыйныф укучысы, Яңа Чишмә БЯСМ-дә тәрбияләнүче Гөлгенә Исмәгыйлева һәм аның тренеры-укытучысы Ринат Гатин да бар иде. Спорт министры Равил Борһанов дипломнар, кубоклар һәм кыйммәтле бүләкләрне үз куллары белән тапшырды. Ул һәммәсенә ныклы сәламәтлек, укуларында уңышлар, шәхси тормышларында бәхет теләп, яшь җиңүчеләргә: "Сез - спортта Татарстанның өмете, киләчәге!" - дип белдерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: