Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Турнир 100 дән артык көрәшчене җыйган

11 гыйнварда "Олимп" УСЗ-да милли көрәш буенча спорт мастеры Рәшит Әхмәтвәлиев истәлегенә багышланган ачык турнир булып үтте. Турнирны яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек, Гөлчәчәк Әхмәтвәлиева, милли көрәш буенча федерация, БЯСМ оештырган. Анда Аксубай, Нурлат, Чирмешән, Чистай һәм Яңа Чишмә районнарыннан 14 авырлык үлчәмендә 108 көрәшче катнашкан.

Турнирны тантаналы шартларда ачу чарасында район башлыгы Вячеслав Козлов, РФ һәм ТР чемпионы (алты тапкыр), М. Җәлил исемендәге республика ярышларында ике тапкыр чемпион, ТР-ның берничә районында һәм Яр Чаллыда абсолют батыр (8 тапкыр) калган Габбас Әхмәдиев, ТР чемпионы һәм Яңа Чишмә районы абсолют батыры Радик Гыймадиев, Татарстан, Россия һәм Яңа Чишмә районы горурлыгы, Универсиада - 2013 чемпионы Нәфис Миннебаев, район суды рәисе Равил Закиров, Әхмәтвәлиевлар гаиләсе: Гөлчәчәк Госман кызы, кызы Румия, улы Рузил, шулай ук әлеге спорт төренең башка осталары һәм Түбән Кама, Казаннан килгән абруйлы кунаклар катнашкан. Гөлчәчәк Әхмәтвәлиева, районда милли көрәш буенча федерация рәисе Шәүкәт Госсаметдинов һәм Габбас Әхмәдиев ярышларның химаячеләре булган.
Ярышлар иртәнге сәгать 10 да башланып, төш вакытында турнирны тантаналы ачу чарасы булган. Аннан соң ярышлар дәвам иткән - катнашучыларның тизрәк көндәшләрен җиңү теләге көчәйгән. Бер келәмдә зуррак яшьтәге көрәшчеләр, ә икенчесендә яшь (кечкенә) спортчылар көрәшкән. Киеренке көрәштән соң гомумкоманда исәбендә җиңүчеләр билгеләнгән: Яңа Чишмә районы - 1 урында, Чирмешән - 2, Чистай районы - 3 урында.
Пьедесталның беренче баскычына Линар Миннебаев (55 кг), Нәдир Әхмәтвәлиев (60 кг), Айдар Госсаметдинов (65 кг), Самат Әхмәтҗанов (80 кг), Айгиз Ганиев (70 кг), Эльдар Хамитовлар (100 кг-га чаклы авырлык үлчәмендә) күтәрелгән.
Шәхси исәптә җиңүчеләрнең барысы да медальләр, дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнгәннәр. Алдынгы урыннарны яулаган командалар тиешле дәрәҗәдәге кубоклар белән бүләкләнгәннәр, ә тренерларга - укытучыларга истәлекле бүләкләрне Габбас Әхмәдиев тапшырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев