Укучылар спартакиадасы
23 мартта "Олимп" УСЗ-да 15 мәктәп һәм 118 нче Һөнәр училищесы катнашында Яңа Чишмә районы укучыларының ел саен традициягә әверелгән Спартакиадасы булып үтте. Егетләр урыннан озынлыкка сикерү, турникта тартылу, боҗрага туп ыргыту, армспортта һәм гер күтәрүдә, ә кызлар армспортта, дартс, яткан килеш гәүдәне күтәрү, урыннан озынлыкка сикерү, боҗрага туп ыргыту...
23 мартта "Олимп" УСЗ-да 15 мәктәп һәм 118 нче Һөнәр училищесы катнашында Яңа Чишмә районы укучыларының ел саен традициягә әверелгән Спартакиадасы булып үтте.
Егетләр урыннан озынлыкка сикерү, турникта тартылу, боҗрага туп ыргыту, армспортта һәм гер күтәрүдә, ә кызлар армспортта, дартс, яткан килеш гәүдәне күтәрү, урыннан озынлыкка сикерү, боҗрага туп ыргыту кебек ярышларда үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Спортчыларның һәм тамашачыларның кәефен күтәргән аркан тартышу ярышы иң кызыклысы булды. Ярышларның һәр төрендә җиңүчеләр ачыкланды, гомуми команда исәбендә Шахмай мәктәбе 1 урында, ә 2 урын - Яңа Чишмә гимназиясендә.
Архангел һәм Чаллы Башы мәктәпләре бертигез күләмдә очко туплап, 3 урынны яуладылар. Җиңүчеләрнең барысы да - грамоталар һәм медальләр, ә җиңүче командалар грамоталар һәм кубоклар белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев