Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Уңышлары сөендерә

Үт­кән шим­бә­дә Уль­я­новск ип­под­ро­мын­да ор­лов то­кым­лы юр­так­лар ара­сын­да Идел буе чем­пи­о­на­ты бу­лып үт­те. Ан­да фер­мер Ни­ко­лай Ско­ков ат­ла­ры һәм ат өй­рә­тү­че­ләр Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы да­нын як­ла­ган. Ев­ге­ний СТА­РОВ Чем­пи­о­нат­та Мәс­кәү, Са­ра­тов, Са­ма­ра, Уль­я­новск, Мор­до­вия һәм Чу­ва­ши­я­дән кил­гән 80нән ар­тык ат кат­наш­кан. Ике, өч, дүрт яшь­лек һәм олы­рак яшь­тә­ге юр­так­лар ара­сын­да узыш­лар...

Үт­кән шим­бә­дә Уль­я­новск ип­под­ро­мын­да ор­лов то­кым­лы юр­так­лар ара­сын­да Идел буе чем­пи­о­на­ты бу­лып үт­те. Ан­да фер­мер Ни­ко­лай Ско­ков ат­ла­ры һәм ат өй­рә­тү­че­ләр Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы да­нын як­ла­ган.

Ев­ге­ний СТА­РОВ

Чем­пи­о­нат­та Мәс­кәү, Са­ра­тов, Са­ма­ра, Уль­я­новск, Мор­до­вия һәм Чу­ва­ши­я­дән кил­гән 80нән ар­тык ат кат­наш­кан. Ике, өч, дүрт яшь­лек һәм олы­рак яшь­тә­ге юр­так­лар ара­сын­да узыш­лар бул­ган. Ике яшь­лек­ләр ара­сын­да без­нең ат­та ос­та йө­рү­че Ири­на Кот­ля­ко­ва "Ба­ми­я" атын­да 2 урын­ны яу­ла­ган. Өч яшь­лек­ләр ара­сын­да зур аерма бе­лән Ев­ге­ний Гуль­ка­нов ("К­лас­си­ка" аты) җиң­гән. Әй­тер­гә ки­рәк, бу Уль­ян ип­под­ро­мын­да от­кан 4 нче тра­ди­ци­он при­зы икән ин­де. Дүрт яшь­лек­ләр ара­сын­да үт­кә­рел­гән узыш­лар­да приз­лы өчен­че урын­ны без­нең "Гипс" аты (Дмит­рий Ни­ко­но­ров) яу­ла­ган.

Ор­лов то­кым­лы ат­лар ара­сын­да­гы узыш­лар бар­лык узыш­лар­ның куль­ми­на­ци­я­се бул­ган. Ан­да Са­ра­тов­ның "Кор­сар" ип­под­ро­мы, Мәс­кәү­нең "Фес­ти­валь" һәм "Ас­пект" ип­под­ром­на­рын­нан кил­гән атлар кат­наш­кан. Кис­кен кө­рәш­тә без­нең ве­те­ран - 12 яшь­лек "Бе­кас" (Ни­ко­лай Ско­ков) бе­рен­че­ләр­дән бу­лып фи­ниш сы­зы­гын үт­кән. Без­нең юр­так­ның чи­рат­та­гы җи­ңү­ен­дә тре­нер Ва­ле­рий Ни­ко­но­ров­ның да өле­ше зур (ат­лар­ны узыш­лар­га ул әзер­лә­гән). Җи­ңү­че­ләр­нең һәм при­зер­лар­ның ба­ры­сы­на да ку­бок­лар һәм ак­ча­ла­та пре­ми­я­ләр тап­шы­рыл­ган. Идел буе чем­пи­о­на­тын­да ла­ек­лы чы­гыш ясау­ла­ры өчен Ни­ко­лай Ско­ков­ны кот­лый­быз, ул бит без­нең Рес­пуб­ли­ка да­нын да як­ла­ган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев