Волейбол буенча турнир
2 мартта район прокуратурасы "Олимп" УСЗ-да Яңа Чишмә районы прокуратурасы оешуга 30 ел тулуга багышлап ир-егетләр командалары арасында волейбол буенча турнир үткәрде. Турнирда катнашу өчен район үзәге оешмаларыннан һәм авыл җирлекләреннән 13 команда җыелды (берсе ярышлар башланганчы катнашудан төшереп калдырылды). Тантанага тезелеп баскан турнирда катнашучыларны район башкарма комитеты рәисе урынбасары...
2 мартта район прокуратурасы "Олимп" УСЗ-да Яңа Чишмә районы прокуратурасы оешуга 30 ел тулуга багышлап ир-егетләр командалары арасында волейбол буенча турнир үткәрде.
Турнирда катнашу өчен район үзәге оешмаларыннан һәм авыл җирлекләреннән 13 команда җыелды (берсе ярышлар башланганчы катнашудан төшереп калдырылды). Тантанага тезелеп баскан турнирда катнашучыларны район башкарма комитеты рәисе урынбасары Надежда Попкова, район суды рәисе Равил Закиров, район прокуроры Эдуард Хираҗев спорт бәйрәме белән котлап, уңышлар теләделәр.
Турнирны ачып, Рәсәй һәм Татарстан гимннары яңгырагач, ярышлар башланып китте. Күренеш җәлеп итәрлек иде, көндәшләр һәр туп өчен ярышты, кайсыбер уеннар нибары бер тупка өстенлек белән бетте.
Кичкә таба җиңүчеләр дә билгеле булды. Ленино авылы командасы мактаулы беренче урынны яулады, ул кубок I дәрәҗә Диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Икенче урында - район үзәгеннән җыелма команда, өченче - Петропавел Бистәсеннән җыелма команда. Аларга да кубоклар, II-III дәрәҗә Дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды.
Район прокуратурасы "Җиңүгә омтылыш өчен" һәм "Иң әйбәт уенчыга" кызыксындыргыч Дипломнар булдырган (беренчесе МЧС командасына тапшырылды, РҮХ-нән Равил Алукаев иң әйбәт уенчы дип танылды). Ярышларда катнашучылар һәм тамашачылар район прокуратурасына турнирны әйбәт оештырган, спорт бәйрәме ясаган өчен рәхмәт белдерделәр, шундый ярышлар традициягә кереп китсен иде, дип теләделәр.
Азат МУСИН
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев