Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яңа Чишмә футболчылары - Татарстан Чемпионатының зона этабы җиңүчеләре

26-27 ноябрьдә Аксубайда 2004-2005 елда туган егетләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының зона этабы булып узган.

Яңа Чишмә районы футболчылары үз төркемнәрендә Болгар шәһәренең «Волна» һәм Нурлат шәһәренең «Факел» командалары белән уйнаганнар. Анда 5:2 һәм 1:0 исәбе белән 2 җиңү яулап, чирекфиналга  чыкканнар. Финалның 1/4 өлешендә егетләр Лаеш шәһәренең «Кама» командасы белән очрашканнар һәм 8:1 исәбе белән җиңү яулап, ярымфиналга чыканнар. Аннан соң ярымфиналда кабат Нурлат шәһәренең «Факел»  командасы белән уйнап, 5:0 исәбе белән җиңгәннәр. Финалда исә Болгар шәһәренең «Волна» командасы белән очрашып, 2:1 исәбе белән җиңгәннәр һәм беренче урынны яулап, ТР беренчелеге финалына юллама алганнар.

Егетләрне һәм аларның тренеры С. В. Савельевны әлеге җиңү белән котлыйбыз һәм финалда да уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев