Яңа Чишмә районының финанс-бюджет палатасында яңа билгеләнү
Яңа Чишмә муниципаль район Советы карары белән районның финанс-бюджет палатасы рәисе итеп Наталья Александровна ЗАВАЛИШИНА билгеләнгән.
Н. А. Завалишина 1977 елның 2 августында Яр Чаллы шәһәрендә туган. Югары белемле, 2007 елда Яр Чаллы икътисад, идарә һәм хокук институтын тәмамлаган.
Бу вазыйфага билгеләнгәнче Яңа Чишмә «Кайгырту» ХСХКҮ директоры булып эшләгән.
Элек районның финанс-бюджет палатасы рәисе булып эшләгән Е.И. Ахтаманова үз теләге белән шәхси гаризасы нигезендә эштән азат ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев